Кукмарада яшәүче Наҗия Гайнетдинова маринадланган чөгендер рецепты белән бүлешә
Мондый чөгендерне үзен генә ашарга да, винегрет, борщ, салатлар әзерләгәндә дә кулланырга мөмкин.
Маринадланган чөгендер
Кирәкле кушылмалар: 2,5 килограмм вак чөгендер, су, 100 грамм шикәр комы, 40 грамм тоз, 6 грамм лимон серкәсе, 2 дәфнә яфрагы, 10 хуш исле борыч, 10 кара борыч, 5 канәфер.
Эссе суга чөгендерләрне салып, кайнап чыкканнан соң 20 минут пешерәбез. Аннары чөгендерләрне сөзеп алып, салкын суда тотып суытабыз да әрчибез.
2 литр суга шикәр комы, тоз, лимон серкәсе, дәфнә яфрагы, хуш исле һәм кара борыч, канәфер кушып кайнатабыз. Әзер тозлыкка чөгендерләрне салып, 5 минут пешереп алабыз. Соңыннан тозлыгы белән бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Калай капкач белән ябып, җылы итеп төреп куябыз. Маринадланган чөгендерне үзен генә ашарга да, винегрет, борщ, салатлар әзерләгәндә дә кулланырга мөмкин.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев