Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Казылык ясау тәртибе

Ризыкны җылы килеш тә, каклаган каз кебек тә ашарга мөмкин булачак.

Халкыбыз элек-электән ит ризыклары яраткан. Ә соңгы вакытта үзебез эшләгән ит ризыкларына өстенлек бирә башладык. Һәркем яратып ашаган казылык рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Казылык ясар өчен:

10 кг ат ите (бия булса яхшырак) алабыз. Яңа суйган тайның (андый ит тозны яхшырак сеңдерә) арт саны, билдәмәсен алсаң әйбәтрәк.
Шул 10 кг итнең өчтән бере (3–3,5 кг) май булу шарт. Янә 0,5 кг тоз кирәк.

1. Итнең йомшагын сөяктән аерабыз, сеңерләреннән арындырабыз һәм 15-20 см озынлыкта итеп турыйбыз. Аннан әлеге ит кисәкләрен, һәр катламын кирәгенчә тоз белән аралаштырып, кәстрүлгә тутырабыз һәм бер тәүлек тотабыз. Маен (казысын) аерым тозлыйбыз.

2. Атның эчәкләрен салкын суда яхшылап юып, әйләндереп лайласын кырабыз һәм тагын өч-дүрт тапкыр әйбәтләп юып, кирегә әйләндереп, тозлыйбыз. Итне тутырыр алдыннан эчәкне кабат су белән чайкыйбыз. Һәм әзер казылыкның авырлыгы 1-2 кг булырлык итеп эчәкне кисеп, бер башын җеп белән бәйләп куябыз.

3. Тураган әзер итебезне май белән аралаштырып, эчәккә тыгызлап тутырабыз. Ит бик майлы булса, артык мае аксын өчен казылыкны берничә җирдән энә белән тишәбез, аннары җиләс урынга элеп куеп берничә көн тотабыз.

4. Казылыкны пешерү тәртибе: аны 1,5-2 сәгать мантый савытында яки бөтен килеш кәстрүлгә, җылы суга салып, сүрән утта гына пешерергә кирәк. Су кайнап чыккач, эчәк шартламасын өчен аны энә белән берничә урыннан тишәбез. Казылык эченә дә, шулпага да борыч, лавр яфраклары, сарымсак салмыйбыз, чөнки тәмләткечләр аның чын тәмен, ләззәтен киметә. Пешкән бу казылыкны кайнар көе дә, салкын килеш тә кулланырга, ике-өч айга хәтле сакларга да була. Озаграк элеп торып киптерсәң, каклаган каз шикелле дә ашарга мөмкин.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk