Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кабак файдалы матдәләргә бай

Аның иң зур файдасы — составында витаминнар һәм каротинның күп булуында.

Кабакта балалар өчен кирәкле D витамины күп. D — үсешне тизләтә, ә өлкәннәргә организмдагы кальцийны үзләштерергә ярдәм итә. Өстәвенә, кабакта B, C, P, PP, E витаминнары картаю процессын акрынайта, гәүдә авырлыгын да нормада тотарга ярдәм итә.

Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәдә организм өчен кирәкле матдәләр – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм С витамины күп.

Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, су һәм тозлар алмашуына уңай йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзенчәлеген көчәйтә, хлоридларны тиз арада чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч катуын булдырмый. Шул ук вакытта пектин артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, эчәкләргә бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын тергезергә булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең тәэсиреннән саклый.

Иң беренче чиратта ул кан тамырлары кысылу, симерү, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) белән җәфаланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгының ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә климакс чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң да, ярдәм итми калмас...

kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X