Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөмбәчегә киңәшләр

Гөмбә җыйганда, һәрвакытта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:


 

1. Ашарга яраклы икәнен төгәл белгән гөмбәләрне генә җыегыз.

2. Танымаган гөмбәләрне чи килеш беркайчан да кабып карамагыз.

3. Картайган, каралган, черек, лайлалы һәм кортлаган гөмбәләрне читләтеп үтегез. 

4. Җыелган гөмбәләрне шул ук көнне төрләре буенча аерыгыз, эшкәртегез.

5. Әгәр гөмбә агулы икән, аны пешергәндә суга суган яисә көмеш әйбер салсаң, алар карала дигән ялган сүзгә ышанмагыз.

6. Чүплек, юл кырыйларыннан, шәһәр паркларыннан гөмбә җыймагыз.  Алар авыр металл, химикат-ашламалар сеңдереп, ашарга яраксызга әйләнә. 

7. Гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алмагыз.

8. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, чөнки бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк.
Гөмбә ашаганнан соң башыгыз әйләнә, ашказаныгыз авырта, хәлегез бетә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X