Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бу ялларда кыяр утыртыгыз

Көзне яшел кыяр ашарсыз.

Бакчада кызу эшнең туктап торганы да юк. Карлыган, кура җиләге, чия өлгерә. Кышкылыкка компот ябарга, кайнатма әзерләргә кирәк. Тик нәкъ менә бу вакытта кайбер яшелчә-үләннәрне тагын бер тапкыр чәчәргә мөмкинлеген күпләр искә дә алмый. Иренмәгән очракта, август урталарында бакчада яңа гына өлгергән яшелчәләр өзеп ашарга була.

Бу атнада шимбә һәм якшәмбе көннәре утырту өчен уңышлы санала.

Укроп, базилик, салат һәм башка яшел тәмләткечләр артык үсеп, картаеп беттеме? Һич тә борчылмагыз, аларны тагын бер тапкыр чәчәргә була. Моннан тыш, кыяр, редис, дайкон, борчак та утырта аласыз. Алар тиз өлгерә һәм җылы көннәрдә сезне мул уңыш белән сөендерәчәк әле.

Тәҗрибәле бакчачылар теплицада бушаган урыннарга июль ахырында да кыяр, укроп, салат кебек яшел тәмләткечләр утырта. Көзге салкыннар башлангач та өстәлдә яшел кыяр булуы җәйне искә төшерәчәк.

Кызыл таң

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk