Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бензинны күп “ашамасын” дисәгез

Машинаның төзек­леген даими тикшереп торыгыз

Төзек автомобиль – ягулыкны сакчыл тотынуның нигезе. Автомобильнең барлык механизмнарына даими контрольлек итү мөһим. Һава һәм ягулык фильтрларын тикшерегез. Тыгылган фильтр ягулык сарыф итүне 4 процентка арттыра. Сезнең автомобиль маркасы өчен тәкъдим ителгән мотор маен гына кулланыгыз.

Тәгәрмәчтә оптималь басым тотарга тырышыгыз. Тыны чыккан тәгәрмәч белән йөрсәгез, күбрәк бензин сарыф итеп кенә түгел, ә тәгәрмәчсез дә калырга мөмкинсез.
Багажникта артык йөк йөртмәгез.

Физика законнары буенча автомобильнең авырлыгы бензин сарыф итүгә турыдан-туры тәэсир итә. Артык йөктән котылыгыз, салон һәм багажниктагы кирәксез әйберләрне алып куегыз.

Тизлекне күзәтеп хәрәкәт итегез.

Салмак яки уртача тизлектә йөрү бензинны шактый янга калдырырга ярдәм итә.

Автомобильләрнең күбесендә тизлек сәгатенә 80 километрны узгач, ягулык артык сарыф ителә башлый.

Кондиционердан азрак файдаланырга тырышыгыз.

Эссе көннәр ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирә: мотор тизрәк җылына, җылы һаваның аэродинамик каршылыгы да түбәнрәк. Ләкин кондиционердан файдалану ягулык сарыф итүне арттырырга мөмкин.

Моторны җылытуның оптималь вакытын исәпкә алыгыз.

Суык көннәрдә ягулык сарыф итү шактый арта. Хәзерге автомобильләрнең күбесендә моторны эшләтеп җибәргәч, 30 секунд үтү белән үк кузгалып китәргә киңәш ителә.

kiziltan.ru

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk