Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Елларым - минем байлыгым

Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Хәтирә Салихова бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

100 яшьлек ветеранны котларга туганнары-якыннары җыелды.

Бүген Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Хәтирә Салихова үзенең гомер бәйрәмен - 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Туган көн иясен котларга район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов һәм якыннары килгән иде. 

Алар юбилярга изге теләкләрен җиткереп, Россия Президенты һәм Татарстан республикасы Рәисенең котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар ике кыз балага гомер биргәннәр. Бер ел элек Мөбарәкҗан абый бакыйлыкка күчкән.


-Безнең әни бик хәрәкәтчән, чисталык ярата торган кеше, - ди кызы Асия. - Үзе дә эштән курыкмады, безне дә шундый булырга өйрәтте. Ачык йөзле, кунакчыл булды. Килгән кешене бер дә чәй эчертмичә җибәрмәде. Әле хәзер дә кеше керсә, чәй эчертегез, дип тора. 


Юбилярның кече кызы Әлфия Салихова Казанда яши. 
- Әни гомер буе “хәрәкәттә-бәрәкәт” дип яшәде, - ди ул. - Шөкер, әтиебез белән 68 ел тигезлектә гомер иттеләр. Үзем башкалада яшәсәм дә атнаның дүрт көнен әни янында - туган йортта үткәрергә тырышам. Апам белән җизни күршедә генә яши, алар гел әни янында инде. 

Юбиляр бүгенге көндә олы кызы Асия Гыйниятова гаиләсе карамагында гомер кичерә, ике оныгы, биш оныкчыгы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk