Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Язмышмы бу, әллә каргышмы? (булган хәл)

Ләйләнең дә тормышы бик авыр, сикәлтәле була. Беренче баласы авыру килеш туа, 12 ел урын өстендә ятып үлеп китә

Ләйлә уянып китте. Тәрәзәдән кояш елмаеп, үзенең нурларын өй эченә тарата. Өйдә тынлык. Тормыш инде җайланган, җитеш. Балалар үз ояларын корып, төрлесе-төрле якка таралды. Ләкин Ләйләне инде озак еллар буе, көн саен диярлек яшьлегендә булган бер вакыйга борчый иде.

Аның авылы бик матур табигатьле җирдә урнашкан. Якында гына әкияти сихри урман, балыклы сулыклар, чәчәккә күмелгән болын. Шунда тәгәрәшеп уйнап, көтүләр көтеп үтте аларның күңелле, борчусыз балачаклары. Ләкин бер вакыйга хәтерендә мәңгегә уелып калды.

Беркөн шулай иптәш кызы Алия белән, каен җиләге җыярга дип, урманга чыгып китәләр. Шактый гына узгач, Алия бер кош оясына тап була. Ә ояда – чуп-чуар 4-5 йомырка. Ул тиз генә иелеп бер таяк ала да йомыркаларны бер-бер артлы вата башлый. Шул вакытта баш очында бер кошның өзгәләнеп кычкыруы Ләйләнең гомере буена исеннән чыкмый. Кош, җанөзгеч тавыш белән каңгылдап, кызларның баш очын берничә урый һәм еракка очып югала. “Ник шул вакытта мин Алияне туктатып калмадым икән?” - дип, Ләйлә үзен гомер буе тиргәп яши. Әлеге вакыйга кызларның тормышын икегә бүлә. Алия берничә тапкыр кияүгә чыга. Беренче баласын ире тәрбияли. Икенчесен тапканда, операция өстәлендә үлеп китә. Ләйләнең дә тормышы бик авыр, сикәлтәле була. Беренче баласы авыру килеш туа, 12 ел урын өстендә ятып үлеп китә. Ләйлә тормышының һәр авыр мизгелен шушы вакыйга белән бәйли. Ул еш кына төннәрен кошның өзгәләнеп кычкыруыннан уянып китә. Бу вакыйга булмаса, кызларның язмышы башкачарак язылыр иде микән? Язмышмы бу, әллә кош каргышымы?..

Ландыш САМАТОВА,
лицейның тарих укытучысы

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk