Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Соңга калдым, әни... Кичер..." (язмыш)

Ана буларак улын аңласа да, Сания карчык йөрәгендә кабынган рәнҗү хисен баса алмады. “... Бала диеп гомереңне багышлыйсың, ә аның бер минут вакыты юк синең өчен...”

Бүген Сания карчык шәһәрдә көн күреп яткан улы Хәйдәргә өченче кат шалтыратты. Ике тапкыр шалтыратуында, улының эштә вакыты туры килеп, сөйләшә алмады. Менә, эш сәгатьләре бетәр чакны исәпләп, тагын улының телефон номерына басты.

Телефон трубкасын йөрәгенә кыскандай зарыгып көтә торгач, улы, ниһаять, трубканы алды.

-Алло, балакаем. Таза-исәннәрсезме?

-Без әйбәт, әни. Үзең ничек?

-Аллагашөкер, улым. Кайчан кайтасыз? Сагындым бит.

- Әни, гафу ит. Вакыт юк. Үзең беләсең бит инде... Эштәбез.

- Җиләкләр җыйдым сезгә. Җир җиләге бер бидрә. Карлыган да коелып утыра. Кайтып җыяр идегез.

- Әни, әйттем бит инде, вакыт юк, дип!..

- Кура җиләге... Соңга калмагыз, дим, улым...

- ...

Телефон трубкасын әллә улы ташлады, әллә элемтә өзелде... Карчыкның соңгысына ышанасы килде...

Шулай да, инде ничә айлар кайтмаган улына күңелендә туган үпкәдәнме, йөрәге авырттырып кысып, чәнчеп куйды. Телефоннан гына күпме сөйләшеп була? Күзгә-күз карашып аңлашасы иде дә бит балакае белән. Тазалыгы турында да сөйләшәсе килгән иде. Күпме яшисе калган, кем белә... Яшәп яткан йорт-җир турында да. Сакласын иде туган нигезен улы. Ата-бабасының нигезе булган шушы йортта тупылдап үсте Хәйдәр. Ире Рәфис белән күпме көч салды Сания бу йорт өчен. Без мәңгелек түгел, улыбызның балаларына җитәрлек нык булсын, дип тырыштылар. Ни әйтсәң дә, шәһәр шәһәр инде ул. Бәлки, берәр вакыт гайләсе белән авылга кайтып яшәргә теләкләре туар...

Сания карчык, тирән уйларыннан арынып, бакчага карлыган җыярга чыкты. Бәлки, ялга кайтып та төшәр улы хатыны, оныгы белән... Җиләк килеш булмаса, кайнатмасын алып китәрләр... Бармаклары җиләк өзә, ә уйлары һаман бәгырь кисәге турында...Начар түгел аның улы. Бик тә яхшы. Бик тә уңган. Тик улының вакыты гына юк шул ялгыз әнисе өчен. Кырыкны куып килгән улының нәкъ дөнья куар вакыты. Хатыны бер җирдә дә эшләми. Үзе өч җирдә өлгерә. Бердәнбер кызлары бәхетле булсын, дип тырышып-тырмашып яткан көне шул улының. Кадере генә юк кебек шул гайләсендә. Хатынының авызында һаман бер сүз:”Акча әз!”. Шуңа ярарга тырышып биш бөгелә улы... Әнисенә кайту түгел, шалтыратырга да вакыты юк... Ана буларак улын аңласа да, Сания карчык йөрәгендә кабынган рәнҗү хисен баса алмады. “... Бала диеп гомереңне багышлыйсың, ә аның бер минут вакыты юк синең өчен...”

Бакчасында җиләк җыеп яткан Сания әбинең йөрәгенә кулы белән ябышып бер генә тапкыр ыһ” дигәнен койма аша күреп калган күрше хатыны Рәзифә: “Ни булды, күршекәем?” дип кереп җитте. Тик түгелгән җиләкләре өстендә яткан Сания әби, беркем белән дә бәхилләшмичә¸ бакый йортына кайтып киткән иде. Йөгереп килеп җиткән фельдшер да берни дә эшләтә алмады.

Ике сәгать узуга, машинасын яшен тизлегендә куып, Хәйдәр кайтып төште. Йорт бусагасыннан атылып керде дә түрдә яткан әнисенең гәүдәсе янына идәнгә сыгылып төште: “Соңга калдым, әни... Кичер...”

Физәлия Дәүләтгәрәева, kitap.net.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X