Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Гомер буе тынычлык бирмәде - булган хәл

«Ул егетнең хәле начар, операциягә алып кереп киттеләр, исән калуы икеле».

(сыйныфташым исеменнән язылды)

Язмыш кушуы буенча Казанның республика клиник дәваханәсендә ятарга туры килде. Палатада миннән алданрак кереп, инде тернәкләнә башлаган кыз да бар иде. Наилә үзебезнең якныкы булып чыкты, тиз арада танышып, дуслашып та өлгердек. Икебезнең дә яшьләр бер тирәдә, ул да минем шикелле хыялый, нечкә күңелле. Наилә әби белән бабай тәрбиясендә үскән. Әтисе үлгәч, әнисе башка берәүгә тормышка чыккан, яңадан балалар алып кайткан. Күрше караваттагы Сәвия апа сөйләвенчә, Наиләне дәваханәгә бик авыр хәлдә алып киләләр, шуңа күрә әнисен дә чакырталар. Исән калмас дип хәбәр иткәч, әнисе кызының бәхиллеген алырга ашыга. Ләкин Наилә аны үз янына кертергә теләми. Әнисен күргәч, күп еллар җыелган үпкә хисе бәреп чыгып, аңа авыр сүзләр әйтә. Табиблар да ни дияргә белмичә, күз яшьләрен яшереп кала алмый, кызның йөрәк ярасы аларны тетрәндерә.

Мине дәваханәгә салганда, кыз инде аякка басып йөри башлаган иде. Тиле яшьлек чикләүләрне белмәгәнлектән, күңелләребез тар коридорларга сыймый башлады. Процедуралардан соң урамга чыгып, дәваханә тирәсендә йөрибез, бер-беребезгә серләрне сөйлибез.

Беркөнне ачык тәрәзәдән яңгыраган җырны ишетеп, сихерләнгәндәй туктап, таң калдык. Бу моң безнең корпус каршындагы бинадан ишетелә иде. Сагыш тулы җыр күңелләргә үтеп кереп, күзләрнең яшьләнгәнен сизмәдек тә. Ә көй агыла да агыла, аяклар үзләреннән-үзләре шул якка атлый. Тавышның иясен бик күрәсе килә. Тыңлап торганыбызны сизделәр, ахры, бер яшь егет пәйда булды. Ул безгә сәлам бирде, соңыннан танышып киттек, исемен, кайдан икәнлеген әйтте. Ләкин мин берни дә истә калдырмадым, чөнки бар дөньямны оныттым. Икенче көнне егет үзе тәрәзәдән карап, безне көтеп тора иде. Иртәгә өйгә кайтабыз, дип, сөенечебез белән уртаклашкач, ул: «Эх кызлар, сез ничек бәхетле, өегезгә кайтасыз. Ә менә мин...» - диде дә тамак төбенә төер утыргандай тынып калды.

Иртәгесен кайтып китәр алдыннан, аның белән саубуллашырга дип, палата тәрәзәсе янына килдек. Ләкин безгә билгесез ир кеше: «Кызлар, ул егетнең хәле начар, операциягә алып кереп киттеләр, исән калуы икеле», - дигәч, Наилә белән җырчының ул вакытта ни әйтергә теләгәнен аңладык. Бик авыр тойгылар белән юлга кузгалдык, чөнки икебез дә әлеге егетне ошатып, күңел түренә кертеп урнаштырган идек.

Ул җырчының язмышы еллар узган саен кинәт искә төшеп, тынычлык бирмәде, исән калдымы икән ул, юкмы – билгесезлек шушы язманы бәян итәргә этәрде.

Дәлфирә ГАЛИМОВА, 
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk