Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Газаплы үкенеч (хикәя)

Ниһаять, ничә еллар зарыгып көткән ул шатлыклы көн килде! Илнар бу көнне ничә еллар түземсезләнеп көтте. Ашыйсы килгән ризыгын, аласы килгән киемен алмаса алмады, акчасын бөртекләп җыйса җыйды, үз теләгенә тәки иреште: яраткан, күптәннән кызыгып йөргән чит ил машинасын алды. Машинаның да ниндие әле?! Бик күпләрнең күзләрен кызыктырып, йөрәкләрен яндыра...

Ниһаять, ничә еллар зарыгып көткән ул шатлыклы көн килде! Илнар бу көнне ничә еллар түземсезләнеп көтте. Ашыйсы килгән ризыгын, аласы килгән киемен алмаса алмады, акчасын бөртекләп җыйса җыйды, үз теләгенә тәки иреште: яраткан, күптәннән кызыгып йөргән чит ил машинасын алды. Машинаның да ниндие әле?! Бик күпләрнең күзләрен кызыктырып, йөрәкләрен яндыра торганы!

Авылдашларының күбесе ышанмас та әле. Әйе, кайчандыр исерек Гали малае - йомшак күңелле әнисе белән тормышларын көчкә очын-очка ялгап барган Илнар, ничек инде шундый кыйбатлы машина сатып ала алсын? Ул каһәрле бала чагын исенә дә төшерәсе килми аның... Айлар, еллар узса да, күңел түренә кереп оялаган караңгылыкны никадәр куарга теләсә дә, ул һаман артыннан ияргән күләгәдәй әле бер, әле икенче яктан килеп чыга...

Илнарга ул чакта сигез яшьләр булгандыр. Әнисе өйдә юк иде, әтисе исереп кайтты да, нигәдер холыксызланып, малаен бик каты кыйнап ташлады. Илнар көчкә әтисе кулыннан ычкынып, күршеләрендәге һәрчак булышырга әзер торучы Мәхмүзә әбисе янына елап керде. Үзе дә авырлыкларны күп күргән әби малайның кара көйгән йөзен, шешеп чыккан яңагын күреп, өнсез-телсез калды.

-Ничек, ничек кулы күтәрелде икән бәдбәхетнең бер гөнаһсыз сабый балага? - дип өзгәләнде ул.

Әнисе кайткач, кыйналган улын күреп, сүзсез калды, күзләре яшьләнде. Бу күзләрдә үкенү дә, йөрәк бәгырьләренә үтеп керә торган әрнү дә бар иде. Яшьле күзләрен күрше әбигә күрсәтмәскә теләп, улын алып, өйләренә чыктылар. Ә бу вакытта әтисе берни булмагандай идәнгә сузылып ятып, гырлый-гырлый йоклый иде. Әнисе аны уятудан шүрләп, улын әкрен генә ашатып эчерде дә, мунчага чыгып йокладылар.

Ә инде икенче көнне әтисе берни хәтерләми иде. Әмма Илнарның бертуктамый сызлаган колагы бу көнне онытырга һич ирек бирмәде. Җитмәсә, бер колагы начар ишетә башлады. Йоклый алмыйча сызланганда, ул әнисен дә жәлләп елый иде. Нигә, нигә дип әнисе һаман шул исерек әтисе белән тора икән? Әнә бит, Алмазның да, Ирекнең дә әтиләре нинди әйбәт! Бергәләп балыкка да баралар, туган көннәренә гел бүләкләр алалар. Аның да башка малайлар янында әтисе биргән бүләк белән мактанасы килә бит! Аның да башкалар кебек әтисенең киң күкрәгенә сыенасы, көрәктәй зур, кытыршы куллары белән чәчләреннән сыйпатасы килә. Зур үскәч, ул әтисенә охшамаячак, бик яхшы әти булачак. Аракы дигән зәхмәтне авызына да алмас, балаларын бик яратыр.

Тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Мөнәвәрә Шәфигуллина, Зур Сәрдек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk