Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әдәби хәзинә

Авыл киче, гармун, кунак кызлары: Галимулла белән Нурхәят мәхәббәте

Галимулла, кунак кызларының бирегә таба килүләрен күреп, гармунын уйный-уйный, түгәрәк уртасыннан чыкты һәм Сәрбиҗамал апа кызлары төркеменә якынлашты, гармуны белән, әйтерсең лә, менә уен тәмам түгәрәкләнде, ниһаять, сез дә килеп җиттегез, хуш киләсез, дияргә теләде.

Галимулла кичке ашка гына утырган иде, урамда кемнеңдер каты итеп сызгырганы ишетелде. Бер дә бүтән булмас, авылда Вәлиәхмәт кенә шулай яңгыратып сызгыра белә. Тәрәзә пәрдәсен ачып карамаса да таный ул аны. 

Егет тиз генә, ике йотасын бер йотып, ашап бетерде дә ишеккә ташланды. Әнисе Хәдичә апаның: «Чәй эчмисеңмени?» — дигән сүзләрен ул ишекнең теге ягына чыккач кына ишетте.

— Кайткач, әни, кайткач, — дип кычкырды ул.

Чыннан да, аны урамда Файзә Вәлиәхмәте көтеп тора иде. Сары бөдрә чәчләрен эре бармаклары белән артка таба сыпырып куйганнан соң, егет яшьтиенә кулын сузды.

— Син нәрсә, көнгә ничә тапкыр күрешәсең? Әле аерылышканга ике генә сәгать узгандыр, — диде Галимулла. Ә үзе көрәктәй таза кулы белән иптәшенең кулын кысты.
— Булса булыр, бусы инде кичке күрешү. Анысы да, монысы, бер яңалык бар. Югары оч Шәһаби Сәрбиҗамалларына Өшеннән ике кунак кызы килгән.
— Кайсы Өшеннән, алар икәү бит?
— Каян белим? Өшен булгач, Өшен инде. Түбәненнәнме, Уртасыннанмы? Анысы нигә кирәк? Күршеләре Минһаҗлар өлгергәнче, шуларны үзебезгә каратырга кирәк. Бик чибәрләр, ди. Сәрбиҗамал апаның үз кызлары белән уенлыкка чыкмый калмаслар.

Бу хәбәр Галимуллага яңалык түгел иде инде. Ул кунак кызларының Дияр Шакирының айгыры җигелгән сиртмәле арбаның түренә утырып кайтуларын моннан бер сәгать элек үз күзләре белән күрде. Көтү кайтканда, Мәйсүпәттәй дә бу турыда Наһарга әйтеп тора иде. 

— Өшеннән Сәгадәт килгән, Сәгадәт, — дигәне сарыклар бәэлдәшкән авазлар арасыннан да аның колагына эленеп калды. Әһә, кызларның берсе Сәгадәт исемле икән! Ул узган ел Сабан туена да килгән булган. Бик чибәр нәрсә ди. Галимуллага аны никтер ул чагында күрергә туры килмәгән иде. Ашыга-ашыга ашавының да сәбәбе бу юлы шул Сәгадәт дигән кызны күрергә ашкынудан иде. Бу ничектер аңарда көчле бер теләк булып әверелеп өлгерде. Әмма дустының бу «иске» хәбәрен ул тынычрак кабул иткән кебек булып күренергә теләде. Тик Вәлиәхмәтне үз ниятеннән болай гына сүрелдерермен димә. Ул, ярым пышылдап, кайнар сулышы белән аның колагын пешергәндәй итеп, каты кычкыргандагы кебек сөйләп китте:

— Бу юлы кулдан ычкындырмаска кирәк. Әйтәм бит, уенлыкка төшсеннәр!

Әмма Галимулла башкача уйлый иде. Ул, кичке тынлыкта кеше ишетүдән дә сакланмыйча, ярым кычкырып ук җибәрде: 

— Иштең ишәк чумарын! Уенлыкка төшкәч, аларны үзеңә карату кыенлаша. Минем түгәрәк уртасында гармун уйнаудан баш чыкмаячак. Алар тирәсенә башкалар елышып өлгерәчәк. Аларны алдан ук эләктерергә кирәк, белдеңме! 
— Ә ничек?
— Менә болай итәбез. Хәзер мин гармун алып чыгам. Иң югары очка менәбез. Шул тирәдәрәк торабыз да, кызлар капкадан чыгуга, гармунны сыздырып җибәрәм. Гармун, кызлар белән сөйләшеп китү өчен, менә дигән ярдәмче инде ул, белдеңме?

Әйтүе булды, Галимулланың капка эченә кире чумуы булды. Ул арада култык астына гармунын кыстырып килеп тә чыкты.

Әле шәфәкъ нурлары Ар Мазары тарафындагы күкне яктыртып тора. Ара-тирә адашып йөргән сарыклар очрап куя. Ишегалларыннан яңа сауган сөт исе аңкыгандай була. Тәрәзә пәрдәләре тартылмаган өйләрдә, өстәл тирәли утырып, кичке аш ашаулары күренеп кала. 

Шулай да әле авыл буйлап гармун уйнап үтәргә иртәрәк. Кичке мәшәкатьләр тәмамланып өлгермәгән, аяк асты тынмаган. Шуңа күрә дуслар югары очка кадәр, сөйләшә-сөйләшә, ашыкмыйча гына менүләрен дәвам иттерделәр. Кинәт капкаларыннан Насрый Вәлие килеп чыкты. Ул әле терлек-туар белән әвәрә килгән булса кирәк, аркасындагы печән ваклары шуны күрсәтә. Егетләр кулларын нык итеп кысыштылар. Вәлинең Галимуллага үз итеп каравының сәбәбе бар: ул да, яшьтәше кебек, тимерче булырга хыялланган икән. Әнә Галимулла да баштарак бу эшне белми иде. Күрше ар авылына барып, Әләкчәй дигән остадан өйрәнеп кайтты да, су буенда алачык корып, рәхәтләнеп эшләп ята. Галимулла да аның үзенә тартылганын белә. Шуңа күрә үзе дә якын итәргә тырыша. Еш кына алар шул тимерчелектә бергә кайнашалар, Вәли, кызган тимерне үзе теләгән рәвешкә кертеп, төрле әйберләр ясарга өйрәнеп килә.

— Әйдә, Вәли дус, югары очка. Кунак кызлары килгән, ди.
— Менә торыгыз. Мин уенлыкка гына төшәрмен инде. Караңгыга кадәр печән өйдек.
— Ярый, ярый, тик соңга калма.

Алар юлларын дәвам иттерделәр. Вәлиәхмәт, дустына шелтәле карап:
— Син нәрсәгә Вәлине чакырасың? Кунак кызлары икәү генә бит. Өчәү түгел.
— Һи, исең киткән икән. Аның каравы, Сәрбиҗамал апаның үз кызлары бишәү! Кунак кызлары ялгыз гына чыкмаслар бит.

Вәлиәхмәт уйга калды. 
— Карале, Галимулла. Чыннан да, Сәрбиҗамал апаның кызларын рәтләп күргән дә юк бит әле. Биш кыз арасында, мин әйтәм...
Галимулла аның сүзен бүлдерде:

— Т-с-с... Әнә, күрәсеңме, кызлар килә түгелме?

Инде караңгылык шактый куерган, ерактан каршыга килүче кызлар шәйләнде. Егетләр кинәт каушап калдылар. Ник дигәндә, кызларның шулай иртә очраулары аларның планнарына туры килеп бетми иде. Беравык нишләргә белми аптырап тордылар. Ул арада кызлар да килеп җитә язганнар иде инде. Бу юлы да беренче булып Галимулла аңга килде.

Ул кызлар алдына чыкты, урам себергән хәрәкәтләр ясаган булып:

— Югары очның урамы караңгы икәнен белеп, кызлар ялгыш сөртенмәсен өчен, урам себерергә чыктык. Без эшне бетергәнче, күр инде, алар төшеп тә киләләр.
— Егетләрнең безне кайгыртканын белмәдек шул, бераз соңлаган да булыр идек. 

Кызлар, тыйнак кына көлешеп, егетләрне узып киттеләр.

Галимулла бу юлы да югалып калмады:

— Ярый әле соңламагансыз, юкса Вәлиәхмәт, кунак кызларын кайчан күрербез дип, саргая башлаган иде инде.

Вәлиәхмәт оялып, дустының биленә төртте:
— Җитте сиңа!
— Нәрсә җитте! Син генә түгел, мин дә кунак кызларын кичәдән бирле төштә күрәм бит инде.

Кызлар тагын көлештеләр. Берсе әйтеп куйды:
— Ялганласаң, белеп ялганла. Кунак кызлары бүген генә килделәр шул.
— Һе, бүген килгән кунак кызын төштә күрү җиңел ул. Иртәгә килергә тиешлесен бүген күрү теләсә кемгә тәтеми.

Ул арада Галимулла, гармунын сыздырып кына җибәрим дигән хәрәкәт ясаган иде, үзләренең Әхмәтсафа мулла өе турысына якынлашуларын күреп, тыелып калды. Кызлар, шуны гына көткәндәй, мулла өе капкасыннан кереп тә киттеләр.

— Кызлар, көтәбез, уенлыкка чыкмый калмагыз, яме.

Мулла өе каршында озак торып булмый иде. Егетләр дә алга таба киттеләр. Бер-ике өйне узгач, Галимулла гармунын уйнатып җибәрде. Моң бөтен авылга таралды. Моны, әлбәттә, Әхмәтсафа өендә дә ишеттеләр. Кызлар бер-берсенә карашып алдылар. Алар мулла кызы Кафияне уенга чакырып кергәннәр иде. Юкса, аны ялгызын гына чыгарып йөртмиләр. Сәрбиҗамалның ире белән мулла нәселен туганлык җепләре дә бәйли. Шуңа күрә яшьләр уенына аның кызларының Кафияне чакырып керүләре гадәткә кергән иде. Кызны бергәләп киендереп-ясандырып, үзләре дә көзге алдында бөтерелеп, шактый вакыт уздырдылар. Алар җитешеп уенлыкка төшкәндә, су буена авыл яшьләре шактый җыелган, уен кыза да башлаган иде.

Галимулла — уртада, аның кулында гармун телләре биеп кенә тора. Ул уйнаганда, кушылып җырламыйча мөмкин түгел иде. Шуңа күрә бер-берсен култыклап, түгәрәк әйләнеп уйнаган егет-кызлар киң сулыш белән җырлап, күңел түреннән чыккан моңнарын түгәләр. Аларның бөтен дөньясы бары тик моңнан-җырдан гына торган кебек тоела иде.

Шулвакыт Галимулла кунак кызларының бирегә таба килүләрен күреп алды. Гармунын уйный-уйный түгәрәк уртасыннан чыкты һәм Сәрбиҗамал апа кызлары төркеменә якынлашты, гармуны белән, әйтерсең лә, менә уен тәмам түгәрәкләнде, ниһаять, сез дә килеп җиттегез, хуш киләсез, дияргә теләде. Мондый игътибардан кызлар бераз уңайсызланып та алдылар. Шуңа күрә, башка кызлар арасына кереп аралашырга ашыктылар. Галимулла яңадан яшьләр түгәрәге эченә керде, гармунын яңа көч белән сыздырып җибәрде, уен дәвам итте. 

Шул арада Галимулла әле яңа гына килгән кызларның да уенга катнашып китүләрен күреп калды. Алар, бер-берләрен култыкларыннан алып, башкалар белән җырга кушылдылар. Гармунчы түгәрәк уртасыннан алар янына килде. Янәсе, кунак кызларын җырга кушылыгыз, дип кыстый. Әмма үзе шул арада кызларны күзли. Чыннан да, Өшен кызларының чибәрләре килгән икән шул. Ниндидер сирәк очрый торган нәфислек бар иде кебек аларда. Әмма егетнең үткен күзләре тагын бер чибәрне күреп алган иде инде. Бу — Сәрбиҗамал апаның икенче кызы Нурхәят.

Кара син моны, бу көнгә кадәр ничек күрмәде икән соң ул аны? Ул буй дисәң, ул сөйкемле йөз дисәң! Ә сөйләшүе! Урамда очрагач, егетләр белән бары ул гына сөйләште ич. Әнә оялчан гына атлап йөри тагын үзе. Тавышы бөтенләй ишетелми. Ул үзе өчен генә җырлый бугай. Галимулла түгәрәктә әйләнүче шушы кыз янына килде, гармунын дәртлерәк итеп уйный башлады. Түгәрәк бер әйләнеп чыкканчы, егет бары тик шушы кыз өчен генә уйнады. Кыз да гармунчының үзенә битараф түгеллеген аңлады. Кунак кызлары түгел, егеткә үзенең кирәгрәк икәнлеген сизгән иде ул. Тик ул шуңа аптырый иде: әлеге егет минем үзен яратып йөрүем турында ничек сизенде икән? Галимулланың аңа аерым бер мөнәсәбәт күрсәтүе күңеленә бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек бирде. Гармун исә дәртләнеп моң түгүен дәвам иттерде. Егет белән кызның бер-берсенә тартылуын авылның бөтен яшьләренә мәгълүм итеп уйнады.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Фото: ясалма интеллект белән ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев