31 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада Яңа ел салюты кичке сәгать унда була
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда: 31декабрь, 19.00 сәгатьтә - сәхнәләштерелгән "Яңа елны каршылау" тамашасы ( Яңа ел костюмнары маскарады, концерт программасы, чыршы тирәли әйләнү, күңел ачулар) 22.00 сәгатьтә - салют. 22.00-23.00 сәгатьләрдә - дискотека. 1 гыйнвар, 1.00-4.00 сәгатьләрдә - дискотека.
-
Елмаеп-көлеп алыйк
Киләсе елда тиз генә баю теләге белән Гали, Яңа елда сәгать 12не сукканда, кәгазь битенә 1 миллион дип ашыга-кабалана язып, билгеле булган ритуалны үти - яндырып, көлен шампан шәрабе белән эчеп куя. Теләге бик тиз тормышка аша башлый аның: хатыны "ярамаган тагын минем мүкләккә" дип, 23 февральгә арзанлы гына "Миллион"...
-
Юрауларга ышансаң...
Яңа елны ничек каршы алсаң, елың да шулай үтәр, дигән ышану яши халыкта. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне күңелле итеп, мул табын артында каршыларга кирәк. Бу төнне өйдә, үз гаиләң янәшәсендә үткәрү - киләсе елның уңышлы булуына. Яңа елга керер алдыннан яңа себерке алып, аңа кызыл тасма бәйләп, сабын аска каратып,...
-
Яңа ел табынына “7 километр” кафесы повары Рәфкать Галимовтан эремчекле бланманже
Бланманжены әзерләү өчен бер пакет (15 грамм) желатин, бер пакет (10 грамм) ванилин, 250 грамм эремчек, 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан шикәр оны, ике боҗра ананас яки башка җиләк-җимеш кирәк булачак. Желатинны сөткә салып болгатабыз һәм егерме минутка кабарырга куябыз. Эремчеккә шикәр оны, каймак, ванилин кушып, күпереп торган бер төрле...
-
Район Пенсия фонды җитәкчесе Әлфинур Сабитова: “Халыкны, хезмәтемне яратып эшләдем, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым”
- 2016 ел белән мин үзем дә хезмәт юлымны тәмамларга булдым. 48 еллык хезмәтемнең 28 елы социаль сферада үтте. Халыкны, хезмәтемне яратып эшләдем, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Барлык кешегә дә ул теләгәнчә ярдәм итеп булмый, чөнки без закон кысаларында эш итүчеләр бит. Шулай да минем яннан рәнҗеп чыгып киткәннәр булмагандыр...
-
“Кысыр” Гасыймә (ХИКӘЯ)
Гасыймәнең кушаматы Кысыр Гасыймә иде. Ә ире Самат авылда иҗади кеше буларак билгеле. Ул менә-менә авам дип, түбәсен исерек кеше кебек авыштырып кигән клубыбызның мөдире һәм мәдәният җитәкчесе булып эшли. Беркөнне урамда куелган әрҗәгә чүп түгәргә чыккан Гасыймә, күкрәген киерә төшеп, күршесе Рәйханә янына килеп басты: - Исәнме, күршекәем! Хәлләрең...
-
Укылмаган битне ачабыз (шигъри мизгел)
Яңа елның яуган ак карлары Бәхет булып җиргә таралсын. Үткәненә шөкер итеп кенә Каршылыйкчы елның яңасын! Кайгы-хәсрәт калсын үткәнендә, Калсын анда борчу-мәшәкать. Күңелләрдә калсын - тынычлыгы, Йөрәкләрдә - сөю, мәхәббәт. Сөенечләр алып килсен безгә, Бирсен муллык, булсын байлыгы. Киләчәккә барыр юлыбызда Сәламәтлек булсын, саулыгы... Могҗизалы, сихри бу төндә Яңа елга...
-
2017 елга йолдызнамә
Әтәч елына аяк басарга санаулы сәгатьләр генә калып килә. Ел ахырында һәркем үзенчә узып барган елга йомгак ясый, киләсе елга яңа максатлар корадыр. Йолдызнамә безнең теләкләргә теләктәш микән соң? Кучкар. 2017 ел Кучкар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Уңышны койрыгыннан тотып калу өчен күп эшләргә туры киләчәк....
-
Зур Кукмара егете кардан чын сәнгать әсәрләре тудыра
Соңгы елларда Яңа елны аеруча киң колач белән каршы алу гадәткә керде. Оешма-предприятие каршыларында, җирлекләрдә берсеннән-берсе шәбрәк сыннар ясала. Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары да элеккеге еллардагы кебек гади генә итеп әвәләп куелмый, өстәвенә яңа елда нинди йолдызлык астында яшәячәгебез дә исәпкә алынырга тиеш. Әлбәттә, бу эшләр һәркемнең кулыннан...
-
Яңа ел белән!
Еллар арты еллар уза тора, Кабатланмас, үзгә һәркайсы. Гел бер төрле түгел тормыш - дөнья, Чиратлаша шатлык-кайгысы. Һәрбер яңа елга өмет зурдан - Үзгәрер күк гел дә яхшыга. Бар гозерең үтәр бер әүлия, Килеп чыгар кебек каршыңа. Йоклаганда бүләк куеп киткән Кыш бабай да чынлап килер күк. Хыялыңда йөрткән теләгеңне...
-
Район башлыгы Сергей Димитриевның Яңа ел котлады
Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары! Барыгызны да якынлашып килүче 2017 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим. 2016 ел безгә нинди олы вакыйгалар алып килде, нинди сөенечләр бүләк итте, нинди борчулар белән көендерде, эш-гамәлләребез уңышлы булдымы? Ел бусагасында торганда һәркем бу сорауларга җавап эзли, киләчәккә бурычлар билгели. Районыбызда...