Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел табынына “7 километр” кафесы повары Рәфкать Галимовтан эремчекле бланманже

Бланманжены әзерләү өчен бер пакет (15 грамм) желатин, бер пакет (10 грамм) ванилин, 250 грамм эремчек, 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан шикәр оны, ике боҗра ананас яки башка җиләк-җимеш кирәк булачак. Желатинны сөткә салып болгатабыз һәм егерме минутка кабарырга куябыз. Эремчеккә шикәр оны, каймак, ванилин кушып, күпереп торган бер төрле...

Бланманжены әзерләү өчен бер пакет (15 грамм) желатин, бер пакет (10 грамм) ванилин, 250 грамм эремчек, 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан шикәр оны, ике боҗра ананас яки башка җиләк-җимеш кирәк булачак. Желатинны сөткә салып болгатабыз һәм егерме минутка кабарырга куябыз. Эремчеккә шикәр оны, каймак, ванилин кушып, күпереп торган бер төрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Ананас боҗраларын кисәкләргә турыйбыз.

Желатинны эсселәнгәнче җылытабыз, әмма кайнатып чыгарасы түгел. Аны акрын гына эремчекле массага агызып, яхшылап болгатабыз. Туралган ананас кисәкләрен кушып, тагын бер кат туглыйбыз. Әзер массаны формага яки аерым порцияләргә бүлеп, дүрт-биш сәгатькә суыткычка куябыз. Десерт формадан җайлы алынсын өчен, савытны берничә секундка эссе суга тидереп торырга кирәк. Эремчекле бланманже әзер, якыннарыгызны сөендерә аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев