Яңа ел белән!
Еллар арты еллар уза тора, Кабатланмас, үзгә һәркайсы. Гел бер төрле түгел тормыш - дөнья, Чиратлаша шатлык-кайгысы. Һәрбер яңа елга өмет зурдан - Үзгәрер күк гел дә яхшыга. Бар гозерең үтәр бер әүлия, Килеп чыгар кебек каршыңа. Йоклаганда бүләк куеп киткән Кыш бабай да чынлап килер күк. Хыялыңда йөрткән теләгеңне...
Еллар арты еллар уза тора,
Кабатланмас, үзгә һәркайсы.
Гел бер төрле түгел тормыш - дөнья,
Чиратлаша шатлык-кайгысы.
Һәрбер яңа елга өмет зурдан -
Үзгәрер күк гел дә яхшыга.
Бар гозерең үтәр бер әүлия,
Килеп чыгар кебек каршыңа.
Йоклаганда бүләк куеп киткән
Кыш бабай да чынлап килер күк.
Хыялыңда йөрткән теләгеңне
Нәкъ менә ул быел бирер күк.
Телик әле, телик яхшы теләк -
Сәламәтлек, байлык, иминлек.
Сугыш дигән афәт читләп узсын,
Илләр тыныч булсын иң элек.
Күкрәп үссен иген басуларда,
Икмәк булса, булыр бары да!
Каршылыйк без әле Яңа елны
Дус-туганнар җыенып табынга.
Әтәч елы! Әтәч кычкырганчы
Гөрләп торсын бәйрәм - Яңа ел!
Амин, - дигән чакка туры килсен,
Уңыш юлдаш булсын алда гел.
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев