Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмара егете кардан чын сәнгать әсәрләре тудыра

Соңгы елларда Яңа елны аеруча киң колач белән каршы алу гадәткә керде. Оешма-предприятие каршыларында, җирлекләрдә берсеннән-берсе шәбрәк сыннар ясала. Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары да элеккеге еллардагы кебек гади генә итеп әвәләп куелмый, өстәвенә яңа елда нинди йолдызлык астында яшәячәгебез дә исәпкә алынырга тиеш. Әлбәттә, бу эшләр һәркемнең кулыннан...

Соңгы елларда Яңа елны аеруча киң колач белән каршы алу гадәткә керде. Оешма-предприятие каршыларында, җирлекләрдә берсеннән-берсе шәбрәк сыннар ясала. Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары да элеккеге еллардагы кебек гади генә итеп әвәләп куелмый, өстәвенә яңа елда нинди йолдызлык астында яшәячәгебез дә исәпкә алынырга тиеш. Әлбәттә, бу эшләр һәркемнең кулыннан килми, һәр кеше скульптор-сынчы була алмый, шуңа күрә күп очракта шушындый сәләткә ия осталар чакырыла.

Зур Кукмара авылы үзәге дә бик матур итеп бизәлгән быел. Авыл аша үткәндә, олы юлдан бераз читтәрәк кукраеп торган горур әтәчне күреп, күпләр сокланадыр: чын сәнгать әсәре дияргә була бит үзен. Әтәч сыны, әйтерсең, 2017 елның хуҗасы булачагын искәртеп, юлчыларны сәламләп-озатып кала (рәсеме газетабызның беренче битендә бирелде инде). Шәһәрдән-мазардан килгән сынчы ясаган дип уйлаган идем аны, баксаң, үзебезнең Кукмарада туып-үскән егет Марсель Садыйков эше икән.

Шунысы кызык: егет рәсем, скульптура сәнгате буенча беркайда да укымаган, барысына үзлегеннән өйрәнгән. Хәер, тумыштан бирелгән сәләтен үстергән дисәм, дөресрәк булыр.

-Кечкенәдән үк рәсемнәр ясау белән мавыктым, - ди үзе. - Шул чакта ук кар сыннарына кызыгып, хәтта тотып карый идем. Үзешчән рәссам Коля абыйның остаханәсендә бик еш булдым. Беренче мәктәптә укыганда инде гипстан төрле сыннар ясый башладым. Ә инде өйдә буш вакытларымда, урамга да чыкмыйча, онытылып шушы эш белән шөгыльләнә идем. Хезмәт укытучысы Фоат абый җитәкчелегендә төрле олимпиадаларда да катнаштым.

Бер елны Марсель район олимпиадасында икенче урынны алган. Эшләнмәләре бик яхшы булган, әмма матур итеп сөйләп, аңлатып күрсәтә алмаган. Дөрестән дә, үзе хакында сүз куертырга яратмый икән ул. "Казанга да чакырдылар әле мине сыннар ясарга" диюе дә масаю булып яңгырамады, сүз уңаеннан гына әйтелде кебек. Ә бит кар өемен бензин пычкысы белән уеп, фигуралар ясау - кәгазь битенә сурәт төшерү генә түгел: килешмәгән җирен бетергеч белән ышкып, төзәтеп булмый.

Шунысы кызганыч, күңелен биреп эшләгән хезмәте яз җитүгә юкка чыга егетнең. Фотосурәткә төшереп, күргәзмә оештырырга булыр иде, юкса. Әйтик, узган елда Зур Кукмара үзәгендә киерелеп баскан Маймыл сыны, бер елны "Кояшкай" балалар бакчасы каршындагы "Маша и медведь" мультфильмы геройлары да - Марсельнең хезмәт җимешләре булган бит. Ә быел әтәчне ясаганда аңа әнисенең энесе Рамил булышкан.

Зур Кукмара авылына ни өчен аерым игътибар бирә икән бу егет, дип кызыксыныр кайберәүләр. Сәбәбе бик гади: Кукмарадан күченеп, шушында яши аның гаиләсе.

-Әтием Марат, әнием Зөлфия дә сәнгать кешеләре түгел. Мәктәпне тәмамлаган энем Айрат исә техника белән кызыксына, кече энем Азат 8нче сыйныфта укый, спорт төрләре, шул исәптән картинг белән мавыга, туп тибәргә ярата, - ди Марсель. Таланты ерак әби-бабаларыннан килә, күрәсең. Хәзергә йортлар төзү кебек эшләрдә йөрсә дә, егетнең сәнгатьне яратуы тора-бара өстенлек алыр кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев