Укылмаган битне ачабыз (шигъри мизгел)
Яңа елның яуган ак карлары Бәхет булып җиргә таралсын. Үткәненә шөкер итеп кенә Каршылыйкчы елның яңасын! Кайгы-хәсрәт калсын үткәнендә, Калсын анда борчу-мәшәкать. Күңелләрдә калсын - тынычлыгы, Йөрәкләрдә - сөю, мәхәббәт. Сөенечләр алып килсен безгә, Бирсен муллык, булсын байлыгы. Киләчәккә барыр юлыбызда Сәламәтлек булсын, саулыгы... Могҗизалы, сихри бу төндә Яңа елга...
Яңа елның яуган ак карлары
Бәхет булып җиргә таралсын.
Үткәненә шөкер итеп кенә
Каршылыйкчы елның яңасын!
Кайгы-хәсрәт калсын үткәнендә,
Калсын анда борчу-мәшәкать.
Күңелләрдә калсын - тынычлыгы,
Йөрәкләрдә - сөю, мәхәббәт.
Сөенечләр алып килсен безгә,
Бирсен муллык, булсын байлыгы.
Киләчәккә барыр юлыбызда
Сәламәтлек булсын, саулыгы...
Могҗизалы, сихри бу төндә
Яңа елга аяк басабыз.
Без бит бүген гомер китабының
Укылмаган битен ачабыз.
Мәгефүр Закиров, Балыклы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев