Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрауларга ышансаң...

Яңа елны ничек каршы алсаң, елың да шулай үтәр, дигән ышану яши халыкта. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне күңелле итеп, мул табын артында каршыларга кирәк. Бу төнне өйдә, үз гаиләң янәшәсендә үткәрү - киләсе елның уңышлы булуына. Яңа елга керер алдыннан яңа себерке алып, аңа кызыл тасма бәйләп, сабын аска каратып,...

Яңа елны ничек каршы алсаң, елың да шулай үтәр, дигән ышану яши халыкта. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне күңелле итеп, мул табын артында каршыларга кирәк. Бу төнне өйдә, үз гаиләң янәшәсендә үткәрү - киләсе елның уңышлы булуына.

Яңа елга керер алдыннан яңа себерке алып, аңа кызыл тасма бәйләп, сабын аска каратып, почмакка бастырып куярга кирәк.

Төнге 12 туларга бер сәгать кала, бүлмәдә шәм яндырып, начар энергияләрдән "чистартып" алырга киңәш итә фен-шуй белгечләре.

Табын әзерләнгән өстәл аякларын бер лента белән бәйләп куйсаң, киләсе елда да гаилә тулы булыр.

Табынга ак ашъяулык җәяргә кирәк, ак төс - чисталык, яңару билгесе.

Өстәлнең дүрт почмагына - ашъяулык астына, акчалар салып куйсаң, ел буе мул тормышта яшәрсең, диләр. Бәйрәмгә яңа кием киеп, кесәләренә акча салуны да байлыкка юрыйлар.

Шулай ук мул тормыш теләп, алдан әзерләп куйган яшел төстәге 7 шәмне яндырып бетерү дә киләсе елда байлык вәгъдә итә.

Яңа елны каршыларга төгәл 12 төр ризык әзерләргә киңәш итәләр. Аның һәрберсен авыз итәргә кирәк.

Сәгать төнге 12не сукканда өч теләк теләп, өч бөртек виноград ашасаң, теләкләрең тормышка ашар.

Ел тавыш-гаугалы булмасын өчен, 31 декабрь, кояш баегач һәм 1 гыйнвар көнне чүп түгәргә ярамый.

Елның беренче көнендә өйгә беренче булып ир-ат керсә, уңышлы елга юрарга.

Кияүгә чыгарга теләүче кызларга бәйрәмдә сөйгәне белән утырырга, 7 балага бүләк бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев