29 июнь 2016 яңалыклары
-
25 мең сумлык мәче!
Чистайда мәчесен сатарга теләгән берәү кырыгалдарлар кармагына килеп капкан. Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасыннан аңлашылганча, ул бер интернет-сайт аша мәчесен сату турындагы белдерү калдырган. "Сатып алучы" бик тиз табылган - шалтыраткан, акча күчерү өчен банк картасын сорап алган һәм картадагы 25 мең сум акчадан җилләр...
-
Кош-кортларга билгесез җанвар һөҗүм иткән
Түбән Кама районы Каенлы авылында билгесез җанвар йорт кошларына һөҗүм итә башлаган. Биредә яшәүче берәүнең инде 50 тавык, күркә һәм казын үтергән. Ерткычның авылга килгәли башлавын авыл халкы әле берәр атна элек кенә белгән. Аучылар, җанварның эзе буенча барып, аның селәүсен булуын ачыклаган. Аны үтерергә аларның закон нигезендә хакы юк...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: чит ил машинасы КамАЗга бәрелгән (фото)
27 июньдә, иртәнге сәгать җиденче яртылар тирәсендә, Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлының 20 чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. Өлге авылы ягыннан, ярдәмче юлдан хәрәкәт итүче чит ил автомобиле шоферы, Лесхоз ягыннан - төп юлдан хәрәкәт итүче прицеплы КамАЗга юл бирмичә юл чатына чыга, нәтиҗәдә йөк транспортына килеп бәрелә. Чит ил автомобиленең шоферы һәм...
-
Велосипедны урлатмас өчен лазер гравировкасын ясат!
Казаныбызда велосипедта йөрүчеләр арта бара. Шәһәр эчендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар салынуы да моңа этәргеч булып тора. Тик шул ук вакытта «сәпит» караклары да тик тормый: «ау» сезонына керешә. Мисал өчен, Казан шәһәрендә ел башыннан велосипед урлауның 129 (!) очрагы теркәлгән. Велосипед машина түгел шул, аны сигнализациягә куеп...
-
Австралиядә яшәүче якташыбыз музейда үзенең китапларын тәкъдим итте (фото)
Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды. Анда Австралиядә яшәүче якташыбыз, язучы Сафия Вәлиева катнашты һәм үзенең "Әнием", "Йөрәк хисләре" дигән китапларын тәкъдим итте. Чарага "Салават күпере" иҗат берләшмәсе вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар чакырылган иде. Очрашу җылы тәэсирләр калдырды.
-
“Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде
Бүген Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә. 1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм...
-
Россия туристларына Төркиядә ял итәргә рөхсәт биреләчәк
Россия ягы инициативасы белән белән бүген ил Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште. Бу хакта Кремль рәсми хәбәр белән чыкты. Россия Президенты Истанбул аэропортында булган теракт уңаеннан хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, зыян күрүчеләрнең тизрәк сихәтләнүен теләвен җиткерде. Ике як та террорга...
-
“Шәфкать”тә балалар Сабан туе гөрләде (фото)
"Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм - Сабантуй үтте. Үзәк җитәкчесе Рәзинә Галиәхмәтова сүзләренә караганда, быел биредә 400дән артык бала үзенең сәламәтлеген ныгыткан. Ел дәвамында балалар төрле конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнашканнар. Аларның һәммәсенә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. Балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район суды рәисе Марат Муратшин да тәбрикләде,...
-
Үзәккә үткән кәҗә
Инде күпме әйтсәк тә, урамыбызда яшәүче әлеге ханымга сүзебез үтми. Безнең дә бакчабызда кеше төсле яшелчәсен, чәчәген үстерәсебез килә, әмма аңа: "Кәҗәләреңне урамда йөртмә инде", - дип әйтү файдасыз. "Киртәгезне әйбәтләп тотыгыз", - дип кенә җавап бирә. Ник поселок башкарма комитеты һаман саен мондый гаделсезлеккә юл куя икән? Нигә кәҗәләре...
-
Тире рагы: дәвалау һәм булдырмау кагыйдәләре
Җәйге айларда рәхәтләнеп кояшта кызынганнан соң, көз айларында онкологик диспансер бусагаларын таптаучылар арта икән. Тире рагы һәм меланома 2015 елда яман шеш төрләре арасында икенче урынга чыккан. 2015 елда Татарстанда бу төр онкология 1878 кешедә ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда бу саннар арткан. Гомумән, елдан-ел тире рагы белән авыручылар арта...
-
Районыбызның “Тойма” ширкәте ифтар ашлары уздырды
"Тойма" ширкәте Чуллыда - 122, Туембашта 126 кеше җыеп, ифтар ашлары үткәрде. Туембашның яшь имамы Илмир Сәетов вәгазь, Коръән аятьләре укыды. Әлеге изге эшне оештырган җитәкчеләргә - республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановка, "Тойма" ширкәте рәисе Рәҗәп Галиевка, Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповка, аш-су әзерләгән хатын-кызларга,...
-
"Җәйге мәшәкатьләр" акциясенә нәтиҗә ясалып, бүләкләр уйнатылды
Акциянең нәтиҗәләре турында язарга алынсам да, сүземне рәхмәттән башлыйсым килде әле. Елның икенче яртысында да безнең белән калган газета укучыларыбызга, кайчан эндәшсәк тә, үтенечебезгә каршы килмәгән иганәчеләребезгә, безгә ышанып, күңелләрен борчыган сорау-үтенечләре белән мөрәҗәгать иткән райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Быелның икенче яртыеллыгында да кеше күңеленә үтеп керердәй язмаларга, файдалы киңәшләргә,...
-
Урамыбыз Дакардан ким түгел
Безнең Күкшел авылында бүгенге көндә Ленин урамына чыга торган түгел. Бөтен җирдә тузан, ком "бураны". Ишегалларына хәтта юылган керне дә элеп булмый, тузанга бата. Баскыч төбенә аяк киеме калдырып, тәрәзә ачып булмый. Машина үтеп китсә, тузан болыты аша урамның икенче ягындагы өйләр күренми. Кыскасы, урамга чыга торган түгел. Бу узган...