Урамыбыз Дакардан ким түгел
Безнең Күкшел авылында бүгенге көндә Ленин урамына чыга торган түгел. Бөтен җирдә тузан, ком "бураны". Ишегалларына хәтта юылган керне дә элеп булмый, тузанга бата. Баскыч төбенә аяк киеме калдырып, тәрәзә ачып булмый. Машина үтеп китсә, тузан болыты аша урамның икенче ягындагы өйләр күренми. Кыскасы, урамга чыга торган түгел. Бу узган...
Безнең Күкшел авылында бүгенге көндә Ленин урамына чыга торган түгел. Бөтен җирдә тузан, ком "бураны". Ишегалларына хәтта юылган керне дә элеп булмый, тузанга бата. Баскыч төбенә аяк киеме калдырып, тәрәзә ачып булмый. Машина үтеп китсә, тузан болыты аша урамның икенче ягындагы өйләр күренми. Кыскасы, урамга чыга торган түгел.
Бу узган ел көзлектә урамыбыздагы асфальтны ватып, урамны тигезләп куйганнан соң шулай булды. Эссе көннәрдә хәтта тын да алып булмый. Асфальт юлны бетереп, безне шундый мәхшәрдә калдырырга кемнең башы "эшләде " икән? Кайчан урамыбызга рәт керер?
Урам халкы.
фото интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев