Велосипедны урлатмас өчен лазер гравировкасын ясат!
Казаныбызда велосипедта йөрүчеләр арта бара. Шәһәр эчендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар салынуы да моңа этәргеч булып тора. Тик шул ук вакытта «сәпит» караклары да тик тормый: «ау» сезонына керешә. Мисал өчен, Казан шәһәрендә ел башыннан велосипед урлауның 129 (!) очрагы теркәлгән. Велосипед машина түгел шул, аны сигнализациягә куеп...
Казаныбызда велосипедта йөрүчеләр арта бара. Шәһәр эчендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар салынуы да моңа этәргеч булып тора. Тик шул ук вакытта «сәпит» караклары да тик тормый: «ау» сезонына керешә. Мисал өчен, Казан шәһәрендә ел башыннан велосипед урлауның 129 (!) очрагы теркәлгән. Велосипед машина түгел шул, аны сигнализациягә куеп булмый. Шулай булуга карамастан, бу төр транспортның урлауга каршы чарасын уйлап тапканнар.
Яшьләрнең "Безнең велосипедлар" дип исемләнгән яңа проекты лазерлы маркировка ярдәмендә велосипедларны урлаулардан саклаячак. Бүген Казан укучылары үз велосипедларына маркировка салдыра башлады.
"Идея" яшьләр инновацион иҗаты үзәгенә йөрүче Казанның 5 нче лицей укучыларына велосипедны саклау чарасын уйлап табу идеясе технология дәресендә килә. Шул лицейның чыгарылыш сыйныфы укучысы Михаил Фадеев - "Безнең велосипедлар" проекты автордашы.
- Яңалыкларда еш кына теге яки бу кешенең велосипеды урланылуы һәм аны таба алмаулары турында мәгълүмат чыга. Бездә исә урланган велосипедны табуны җиңеләйтү ысулы идеясе туды. Транспортка бирелгән уникаль номер, аның хуҗасының исем-фамилиясен теркәү югалган транспортны табу вакытын тизләтәчәк, - ди Михаил.
Маркировканы юкка чыгарып булмый
Әлеге проект берничә этаптан тора. Башта мәктәп укучылары велосипедларны терки, аннан соң шул теркәлгән велосипедларның базасын туплый. Теге яки бу велосипедны базага кертер өчен, транспортка хуҗасының контакт мәгълүматы теркәлә. Шулай ук базада сакланачак уникаль номер да бирелә. Ул номерда 116XXX кебек мәгълүмат була. Әгәр беренче өч цифра, төбәкне күрсәтсә, аннан соң килгәннәре хисап базасының автоматлаштырылган системасы тарафыннан куела.
- "Безнең велосипедлар" системасы велотранспортны урлаулардан саклар, дип ышанабыз. Чөни маркировка салынган велосипедларны азрак урлаячаклар. Шунысын да ассызыкларга кирәк: велосипедка уникаль номер лазер гравировкасы ярдәмендә ясала. Ә ул озак еллар дәвамында саклана, аны бетереп булмый. Лазер технологияләре өлкәсендә профессиональ белгеч булмаган кеше бу номерның лазер ярдәмендә ясалганын белми дә, - дип белдерә әлеге проектның кураторы, Татарстанның Лазер үзәге генераль директоры, "Идея" технопаркы резиденты Николай Насонов.
Әгәр автомобильләрне хисапта тоту базасы өлкәннәр өчен булса, "Безнең велосипедлар" проекты - балаларга юнәлтелгән. Шуңа күрә хәзергә бу база ЮХИДИ идарәсендә теркәлми. Әгәр алга таба Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе бу проектка ярдәм итәргә алынырга теләсә, проект кураторы аларның хезмәттәшлек итәргә риза булуын белдерә.
Беренче коймак төерле түгел!
Әле генә велосипедының утыргычына маркировка ясаткан 5 лицей укучысы Катя Кудрявцева исә шатлыгыннан кош тоткан кеше сыман очып йөри. "Лазер гравировкасын ясату күренешен карау аеруча кызык иде. Чөнки моңа кадәр бу процессны күргәнем булмады. Миңа кичә әти аның нәрсә икәнлеген аңлатты. Минем утыргычым кара төстә, ә гравировка язуы - көмешсу, шуңа күрә ул бик матур килеп чыкты", - ди кыз.
Аның фикеренчә, велосипедка мондый маркировка ясату велосипедларны урлатмаска ярдәм итәчәк. Чөнки телефон номеры, кешенең исем-фамилиясе базада сакланыла, шуңа аны табарга да җиңелрәк булачак. Катя үзе белән һәрвакыт велосипедның йозагы, аның ачкычын йөртә, шуңа сәпитен берәр кая калдырып киткәндә, ул аны махсус урында беркетеп калдыра. Шулай итеп үзен дә, велосипедын да караклардан саклый.
Бүген 100-150 велосипедка маркировка ясаячак. Алга таба айга бер тапкыр мондый чаралар булып торачак. Аларда һәр бала үз велосипедына уникаль номер суктыра алачак.
Әгәр сезнең лазер ярдәмендә маркировка ясалган велосипедыгызны урлыйлар икән, бу очракта сез ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать иткәндә, транспортның тәгәрмәче, рамы, утыргычында махсус номерлар булганын әйтәсез. Урлаган кеше бу номерларны боза алмый. Алга таба бу проект Казан балалары арасында хуплау табар дигән ышанычта торалар. Велосипед сатып алганнан соң, аны шунда ук теркәү кирәк дигән тәҗрибәне киң кулланылышка кертергә телиләр. Балалар бу хезмәттән бушлай файдалана алачак.
Велосипедка лазер гравировкасын ясату өчен 258-72-64 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп була. Адресы: Казан, Петербург урамы, 50, "Идея" яшьләр инновацион иҗаты үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев