Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Шәфкать”тә балалар Сабан туе гөрләде (фото)

"Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм - Сабантуй үтте. Үзәк җитәкчесе Рәзинә Галиәхмәтова сүзләренә караганда, быел биредә 400дән артык бала үзенең сәламәтлеген ныгыткан. Ел дәвамында балалар төрле конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнашканнар. Аларның һәммәсенә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. Балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район суды рәисе Марат Муратшин да тәбрикләде,...

"Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм - Сабантуй үтте.

Үзәк җитәкчесе Рәзинә Галиәхмәтова сүзләренә караганда, быел биредә 400дән артык бала үзенең сәламәтлеген ныгыткан. Ел дәвамында балалар төрле конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнашканнар. Аларның һәммәсенә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды.

Балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район суды рәисе Марат Муратшин да тәбрикләде, хәйриячелек йөзеннән балаларга уенчыклар бүләк итте.

Тантаналы өлештән соң, бәйрәм милли уеннар, концерт номерлары белән үрелеп дәвам итте. Сабантуйдан һәркем иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләрне алып, күтәренке кәеф белән таралышты.

Алсу Идрисова. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев