Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тире рагы: дәвалау һәм булдырмау кагыйдәләре

Җәйге айларда рәхәтләнеп кояшта кызынганнан соң, көз айларында онкологик диспансер бусагаларын таптаучылар арта икән. Тире рагы һәм меланома 2015 елда яман шеш төрләре арасында икенче урынга чыккан. 2015 елда Татарстанда бу төр онкология 1878 кешедә ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда бу саннар арткан. Гомумән, елдан-ел тире рагы белән авыручылар арта...

Җәйге айларда рәхәтләнеп кояшта кызынганнан соң, көз айларында онкологик диспансер бусагаларын таптаучылар арта икән. Тире рагы һәм меланома 2015 елда яман шеш төрләре арасында икенче урынга чыккан.

2015 елда Татарстанда бу төр онкология 1878 кешедә ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда бу саннар арткан. Гомумән, елдан-ел тире рагы белән авыручылар арта бара, ди табиблар. Дөрес, диспансеризация кебек кисәтү чаралары да үз нәтиҗәсен бирә - авыручылар саны артуны белгечләрнең яхшы эшләве белән дә бәйләп була. Әмма солярийлар, чит илдәге ялны, бер дә булмаса үзебезнең пляжларда булса да көне буе изрәп ятарга яратуыбыз да үзенекен итә.

Республика клиник онкологик диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин сүзләренчә, тире рагы һәм меланоманы табу һәм ачыклау авыр түгел. Һәр кеше үз-үзен, тиресендәге үзгәрешләрне күзәтеп тә, әлеге күңелсезлекләрне кисәтә ала.

- Гаилә әгъзаләре даими рәвештә бер-берсенең тәннәрен карап торырга тиеш. Өлкәнәйгән саен миңнәрнең төсе, зурлыгы, формасы үзгәрүгә, тәндә калкулыклар, җәрәхәтләр барлыкка килүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ниндидер үзгәрешләр була калса, шунда ук табибка - онколог яки дерматологка йөгерергә кирәк, - дип билгели табиб.

Онкологик диспансер белгечләре сәгатьләр буе кояш астында кызынырга (бигрәк тә 11дән 16 сәгатькә кадәр) киңәш итми. Ак тәнле кешеләрдә бикрәк тә ультрашәмәхә нурлардан табигый саклану мөмкинлеге бик түбән, шуңа да аларга, гомумән, кояшта зур саклык белән булырга кирәк. УФ-фильтрлы кремнарга да артык ышаныч сакларга ярамый икән - алар янмаска ярдәм итә, әмма рак китереп чыгаручы начар нурланышлардан сакламый.

Казан дәүләт медицина академиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева искәртеп узганча, кеше тәндәге үзгәрешләрне күрүгә мөрәҗәгать итсә, бу аның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Беренче стадиядә ачыкланган меланома һәм тире яман шеше тулысынча дәвалана, ди ул. Соңгы елларда азган стадиядә ачыкланган бу төр чирләр кимесә дә, һәр 10 кеше инде IV стадия тире рагы белән мөрәҗәгать итә, һәр 5 кешегә III стадия онкология диагнозы куела.

Гаилә кормаган кешеләрдә һәм шәһәрдә яшәүчеләрдә тире яман шеше белән авыру куркынычы күбрәк, ди Зинаида Афанасьева. Чөнки ялгыз кешеләр депрессиядә яши, аларда эндокрин һәм иммун механизмнарда тайпылышлар ешрак була. Шәһәр халкы исә ешрак вакытны бинада үткәрә, шуңа да аларның тиресе кояш нурланышларын авыррак кабул итә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев