"Җәйге мәшәкатьләр" акциясенә нәтиҗә ясалып, бүләкләр уйнатылды
Акциянең нәтиҗәләре турында язарга алынсам да, сүземне рәхмәттән башлыйсым килде әле. Елның икенче яртысында да безнең белән калган газета укучыларыбызга, кайчан эндәшсәк тә, үтенечебезгә каршы килмәгән иганәчеләребезгә, безгә ышанып, күңелләрен борчыган сорау-үтенечләре белән мөрәҗәгать иткән райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Быелның икенче яртыеллыгында да кеше күңеленә үтеп керердәй язмаларга, файдалы киңәшләргә,...
Акциянең нәтиҗәләре турында язарга алынсам да, сүземне рәхмәттән башлыйсым килде әле. Елның икенче яртысында да безнең белән калган газета укучыларыбызга, кайчан эндәшсәк тә, үтенечебезгә каршы килмәгән иганәчеләребезгә, безгә ышанып, күңелләрен борчыган сорау-үтенечләре белән мөрәҗәгать иткән райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Быелның икенче яртыеллыгында да кеше күңеленә үтеп керердәй язмаларга, файдалы киңәшләргә, күңелле хәбәрләргә бай булырдай газета чыгарырга насыйп булсын.
Чираттагы акциябезне игълан иткәннән соң (бу юлы без 10-25 июнь көннәрендә быелның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бозау, арба, өч капчык цемент, 10 квадрат метр брусчатка, 20 метр су шлангасы, аккумуляторлы дрель уйнаттык), кулларына газетага язылу турында квитанция тотучылар редакциябезгә агылдылар гына. Кемдер: "Миңа бернәрсә дә кирәкми, бозау булса шул җитә", - дип шаяртса, икенчеләре: "Юк ла, бозауны ашатырга азыгы күп кирәк, менә ишегалдына җәяргә брусчатка шәп инде ул!" - диде. Почта аша да шактый гына квитанцияләр алдык. Исемлеккә барлыгы 326 кеше теркәлде. Ә кемнең һәм аның нәрсә отуы бәхет эше инде, җәмәгать!
Акциягә нокта 28 июньдә куелачак дип алдан хәбәр иткән идек инде. Чишмәбаш авылында яшәүче Гөлсөяр һәм Зөфәр Нуретдиновлар отышларның хуҗаларын ачыклау барышын карарга теләк белдергәч, аларны да бик теләп бу көнгә, көндезге сәгать 11гә редакциягә чакырдык. Шулай ук иганәчеләребез: иң зур приз - бозау бүләк иткән "Тукай" агрофирмасының башкаручы директоры Раил Галимуллин, безне арба белән сөендергән эшмәкәр ханым Нурфия Төхватуллиналар да чакыруыбызны кабул итеп алдылар. Отыш ияләрен дә иганәчеләр үзләре ачыкладылар.
Бер тартмага алты отышның исеме язылган, икенчесендә исә исемлектәге кеше санынча номерлар сугылган кәгазьләрне салдык. Тантаналы мизгелне Нурфия ханым башлап җибәрде һәм кулына беренче кәгазьне алды.
Язма һәм бүләк ияләренең исемлеге белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз.
Лилия НУРГАЛИЕВА. Алсу Идрисова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев