28 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Рәшит Галимҗанов табылды: “Егет тыныч урынны эзләгән...”
Киров өлкәсенең Нократ Аланы егете - 24 яшьлек Рәшит Галимҗановның хәбәрсез югалуы турында язган идек. Ул 4 декабрь көнне Казанга чыгып китә. 5се көнне исә Биектау районы Каменка бистәсендә яшәүче яраткан кызы янына килә. Әмма яшьләр арасында бәхәс чыга. Рәшит, яшьлек кайнарлыгы белән машинасына утыра. Шул китүдән бирле аның турында...
-
Бер хатын ике баласы белән газдан агуланган
27 гыйнвар көнне Декабристлар урамында яшәүче бер гаиләдә өч кеше газ белән агулана. Кинәт хәлләре начарланганч, алар ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга өлгерә, дип яза «Шәһри Казан». Нәтиҗәдә, 35 яшьлек хатынны авыр хәлдә 7нче шәһәр хастаханәсенә илтәләр, аның ике баласын: 10 яшьлек кызы белән 5 яшьлек улын Республика клиник балалар хастаханәсенә...
-
Дәфнә яфрагы - дәва
Соңгы елларда салкын тигәч, иренем бозылып (герпес дип тә әйтәләр) аптырый идем. Бервакыт танышым әйткән киңәшләрне истә тотып, дәфнә яфрагы белән дәвалана башладым. Нәтиҗәсе озак көттермәде, хәзер бу чирнең нәрсә икәнен дә оныттым. Газета укучылар белән дә уртаклашасым килә. Көн саен уртача зурлыктагы дәфнә яфрагын бер стакан кайнар суда төнәтеп...
-
Күсе кыйссасы
Безнең авылның үзенчәлекле ягы бар: һәр йортта диярлек буыннан буынга күчеп килүче кушаматлары булган кешеләр яши. Кемнәр генә юк анда: Аюныкылар, Бүренекеләр, Чапычлар, Саесканнар, Чүтәклеләр һәм башкалар. Ә безне - Күсенекеләр. Бу кушаматның кайдан килеп чыкканын беләсем килсә дә, өйдәгеләр сөйләмәде. Уйлап йөри торгач, җаен туры китереп, күршедә яшәүче 90...
-
Декабрь аенда сөт җыючыларның шәхси уҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Декабрь аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин, Р.Рәхимҗанов - 22,50. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 22,50. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 22,50. Березняк, Аман-Оштырма, Камышлы - Н.Таҗмиев - 22-23. Аш-Буҗи - "Тургай", М.Хәмәтдинов - 22,50. Адай - М.Хәмәтдинов, Ф.Мәннәпов -...
-
Иртәгә “Зилант” спорткомплексында “Урал” Кубогына баскетбол буенча ачык турнир узачак
29 гыйнварда "Зилант" спорткомплексында "Урал" Кубогына 2007 елда туган малайлар, 2008-2009 елда туган кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир оештырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Гомәр ибне Хәттаб хикмәтләре
* Елый белмәү - күңел катылыгыннан. Күңел катылыгы - гөнаһлар саны артуыннан. Гөнаһлар артуы - хыялларга артык бирелүдән. Хыялларга артык бирелү - үлемне онытудан. Үлемне оныту - бу дөньяны артык яратудан. Ахирәтне онытып, бу дөньяны артык ярату - ул барлык хаталарның башы... * Мал-мөлкәткә гашыйк булсаң, Кыямәт көнендә аның өчен...
-
Гаилә әгъзасын беренче тапкыр кыйнау өчен каралган җинаять җаваплылыгы гамәлдән чыгарылды
Закон проекты буенча, гаиләдә кыйнау очрагы беренче тапкыр булганда, ул административ хокук бозу дип каралачак. (Казан, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять...
-
“Шәфкать”кә йөрүчеләр дартс уенында көч сынашты
"Шәфкать" үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында дартс буенча ярышлар узды. Малайлар арасында беренче урынны Руслан Нигъмәтҗанов алды, икенче-өченче урыннарны Рүзәл Баһавиев, Ислам Кәримовлар бүлеште. Кызлар арасында беренче урында - Алина Петрова, икенче урында - Гөлфинә Заһидуллина, өченче урында - Марина Фролова. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте...
-
Яңа Сәрдектә яшәүче Ләйлә һәм Фәнзил Миннемуллиннар тыл ветеранын үз гаиләләренә кабул иткәннәр
Хәтта газиз ата-анасына да картлык көнендә хөрмәт күрсәтмичә, картлар йортына урнаштыручылар юк түгел хәзерге заманда. Дөнья начар бәндәләрдән генә тормаган кебек, мәрхәмәтлеләр дә җитәрлек. Яңа Сәрдек авылында гомер кичерүче Ләйлә һәм Фәнзил Миннемуллиннар тыл ветераны Наҗия апа Галимованы үзләренең гаилә әгъзасы итеп кабул иткәннәр. Ятим бала - ким бала 94...
-
“Хезмәт даны” газетасы призына үтүче мини-футбол турниры нәтиҗәләре
22 гыйнварда булган уен: Ихлас - Манзарас: 16-4 Пенәгәр - Зур Кукмара-2: 5-12 РЭС - Акватрейд: 7-8 Олыяз - Нур: 10-2 Квартал - Нур Баян: 8-6 Ст.Разин - Киндеркүл: 11-4 Зур Сәрдек - КВВК: 10-2 Строй-Гарант - Зур Кукмара: 19-2 Киләсе уеннар 29 гыйнварда сәгать 9.00да башлана. Әлеге турнирның иганәчесе...
-
Тормыш күгендәге кояшыбыз сез
Бар бит шундый кешеләр: кайгыңны да, шатлыгыңны да уртага салып киңәш бирәләр. Аларга үзең дә сизмичә тартыласың. Шундыйлар арасында безнең өчен иң кадерле, иң хөрмәтле булган, туган-үскән нигезне таркатмыйча, бер-берсенә терәк булып, үзләренең дүрт балаларын һәм шулар белән беррәттән безне - өч ятимне дә үз канатлары астына алып, тәрбияләп, олы...