Яңа Сәрдектә яшәүче Ләйлә һәм Фәнзил Миннемуллиннар тыл ветеранын үз гаиләләренә кабул иткәннәр
Хәтта газиз ата-анасына да картлык көнендә хөрмәт күрсәтмичә, картлар йортына урнаштыручылар юк түгел хәзерге заманда. Дөнья начар бәндәләрдән генә тормаган кебек, мәрхәмәтлеләр дә җитәрлек. Яңа Сәрдек авылында гомер кичерүче Ләйлә һәм Фәнзил Миннемуллиннар тыл ветераны Наҗия апа Галимованы үзләренең гаилә әгъзасы итеп кабул иткәннәр. Ятим бала - ким бала 94...
Хәтта газиз ата-анасына да картлык көнендә хөрмәт күрсәтмичә, картлар йортына урнаштыручылар юк түгел хәзерге заманда. Дөнья начар бәндәләрдән генә тормаган кебек, мәрхәмәтлеләр дә җитәрлек. Яңа Сәрдек авылында гомер кичерүче Ләйлә һәм Фәнзил Миннемуллиннар тыл ветераны Наҗия апа Галимованы үзләренең гаилә әгъзасы итеп кабул иткәннәр.
Ятим бала - ким бала
94 яшьлек Наҗия апа яшь чагында бу нигезгә килен булып төшкән. Тормыш иптәше инде күптән бакыйлыкка күчкән, балалары да булмаган аларның.
Үз гомерендә күпне күргән Наҗия апа. Бала чакта ятим калган, күзләре акрынлап сукыраеп, картайган көнендә тавышлардан гына торган кап-караңгы дөньяда яши, колагы да начар ишетә. Күргән газаплар якты дөнья белән хушлашканда да онытылмый, диләр бит. Бер гасырга якын вакыт үтсә дә, барысын да хәтерли әби.
- Киров өлкәсе Яңа Смәил авылыннан мин. Яшьлегем сугыш чорына туры килде, - дип сөйли башлады ул. - Күргән авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек тә түгел. Сугыштан соң 15 ел ат карадым. Ул вакытта атлар бик аз калган иде. "Син эшли башлагач, атлар аякка басты, башакны әйбәт бирәсең", - дип мактыйлар иде мине.
Ятимлек Наҗия апаның күңелендә мәңге төзәлмәс яра сала: дүрт үги әни белән яши ул. "Әни үлгәч, әти бер хатын алып кайтты, - дип дәвам итә. - Безгә карата бер дә мәрхәмәтле булмады, гел каһәрләп кыйнап торды. Әти белән тавышланмасыннар дип, бу турыда аңа белдерми идек.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев