Гомәр ибне Хәттаб хикмәтләре
* Елый белмәү - күңел катылыгыннан. Күңел катылыгы - гөнаһлар саны артуыннан. Гөнаһлар артуы - хыялларга артык бирелүдән. Хыялларга артык бирелү - үлемне онытудан. Үлемне оныту - бу дөньяны артык яратудан. Ахирәтне онытып, бу дөньяны артык ярату - ул барлык хаталарның башы... * Мал-мөлкәткә гашыйк булсаң, Кыямәт көнендә аның өчен...
* Елый белмәү - күңел катылыгыннан. Күңел катылыгы - гөнаһлар саны артуыннан. Гөнаһлар артуы - хыялларга артык бирелүдән. Хыялларга артык бирелү - үлемне онытудан. Үлемне оныту - бу дөньяны артык яратудан. Ахирәтне онытып, бу дөньяны артык ярату - ул барлык хаталарның башы...
* Мал-мөлкәткә гашыйк булсаң, Кыямәт көнендә аның өчен җавап бирәсеңне онытма.
* Зур, матур йортны бик яратсаң, кабергә керәсеңне дә онытма.
* Нинди дә булса мәхлукка гашыйк булсаң, аны бар кылган Яратучы турында онытма.
* Аллаһ яраткан нәрсәләргә игътибарыңны юнәлтсәң, Ул дөнья эшләреңне сине шатландырырлык итеп кайгыртыр.
* Йортыңны кунаклар көткән кебек чиста тот, йөрәгеңне үлемне көткән кебек чиста тот.
* Балаларыңа Аллаһы Тәгалә турында сөйләмәсәң, соңрак Аллаһы Тәгаләгә балаларың турында сөйләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев