Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер хатын ике баласы белән газдан агуланган

27 гыйнвар көнне Декабристлар урамында яшәүче бер гаиләдә өч кеше газ белән агулана. Кинәт хәлләре начарланганч, алар ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга өлгерә, дип яза «Шәһри Казан». Нәтиҗәдә, 35 яшьлек хатынны авыр хәлдә 7нче шәһәр хастаханәсенә илтәләр, аның ике баласын: 10 яшьлек кызы белән 5 яшьлек улын Республика клиник балалар хастаханәсенә...

27 гыйнвар көнне Декабристлар урамында яшәүче бер гаиләдә өч кеше газ белән агулана. Кинәт хәлләре начарланганч, алар ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга өлгерә, дип яза «Шәһри Казан».
Нәтиҗәдә, 35 яшьлек хатынны авыр хәлдә 7нче шәһәр хастаханәсенә илтәләр, аның ике баласын: 10 яшьлек кызы белән 5 яшьлек улын Республика клиник балалар хастаханәсенә озаталар. Кечкенәсенең башы бәрелгәне ачыкланган, мөгаен ул хәле начарлангач, егылгандыр. Хәзер әлеге вакыйга буенча тикшерү, ачыклау эше алып барыла.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кабат искәртә, суыкларда, янгын куркынычсызлыгын истә тотып, фатирларда мичләрне артык кыздырырга, шулай ук кулдан ясалган җылыткыч җайланмалар кулланырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев