Кичә иртән егет табылды. Тик исән түгел. Мәгълүмат чаралары егет Питрәч районы Урта Ия авылы янындагы агачлыктан табылган дип язып чыкты.
-Бу хәбәр безгә кичә төш вакытында керде, - ди Питрәчнең Надеждинское авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов. Урта Ия авылы бу җирлеккә карый. -Без участок полициясе белән вакыйга урынына бардык. Тик ул тирә безгә түгел, Биектауның Югары Ия авылы территориясенә кагыла. Шуңа күрә мәетне Питрәчкә түгел, Биектауга алып киттеләр.
Питрәчтә яшәүче Андрей Кузнецов кар чанасы белән ауга чыккан була. Шул тирәдә йөргәндә ул кар каплаган машинаны күрә һәм хокук саклау органына хәбәр итә. Мәетне исә машинадан 50 м эчтәрәк табалар.
Шул минуттан Дания Галимҗанованың "улым исәндер" дигән өметләре шартлап сына.
-Ул юк инде! -Дания ханымның беренче сүзе шул булды.
- Бүген дөньям туктап калды, - дип, елый-елый сөйләде Рәшитнең әнисе Дания ханым. - Шушы көнгә кадәр исән дип уйладым, кайтып керер дип көттем. Әле менә, нинди утларга салдың бит, балам, дип, елый-елый Казан буйлап йөрибез. Улымның гәүдәсе әлегә моргта. Үз-үзенә кул салган, диләр. Бу адымга нинди уйлар этәрде икән? Нигә минем турында уйламаган? Әлегә суд-мед экспертиза язуын күрмәдем. Рәшитнең кайчан үлгәне төгәл билгеле түгел.
Рәшиткә 24 яшь иде. Ул Әтисенең агач эшкәртү заводында мастер булып эшләгән. Әнисе аны 31 яшендә генә тапкан булган.
"Егет тыныч урынны эзләгән"
Рәшит Галимҗановның кайда һәм нинди шартларда табылуы хакында Тикшерү комитетының Биектау районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Руслан Советников сөйләде.
-Ай ярым элек югалган Рәшит Галимҗановның мәете кичә көндезге 12нче киткәч табылды.Егет тыныч урынны эзләгән. Югары Ия авылыннан 2,5 чакрым төньяктарак елга үзәнендәге таллар янында тукталган. Бу тыныч, аулак урын. Шул гомердән бирле мәетне берәүнең дә күрмәвенә гаҗәпләнерлек түгел.
Рәшит өеннән чыгып киткән көнне үз-үзенә кул салган. Аның башына һәм җилкәсенә 10 см кар яткан. Бүген аның мәете Казанда моргта, җир куенына иңдергәнче аны эретергә кирәк булачак...
Нет комментариев