Тормыш күгендәге кояшыбыз сез
Бар бит шундый кешеләр: кайгыңны да, шатлыгыңны да уртага салып киңәш бирәләр. Аларга үзең дә сизмичә тартыласың. Шундыйлар арасында безнең өчен иң кадерле, иң хөрмәтле булган, туган-үскән нигезне таркатмыйча, бер-берсенә терәк булып, үзләренең дүрт балаларын һәм шулар белән беррәттән безне - өч ятимне дә үз канатлары астына алып, тәрбияләп, олы...
Бар бит шундый кешеләр: кайгыңны да, шатлыгыңны да уртага салып киңәш бирәләр. Аларга үзең дә сизмичә тартыласың. Шундыйлар арасында безнең өчен иң кадерле, иң хөрмәтле булган, туган-үскән нигезне таркатмыйча, бер-берсенә терәк булып, үзләренең дүрт балаларын һәм шулар белән беррәттән безне - өч ятимне дә үз канатлары астына алып, тәрбияләп, олы юлга озатучы, Ядегәр авылында яшәүче бертуганым Рифкать Мусин һәм аның тормыш иптәше Рәшидә апа хакында язарга булдым.
1965 елның декабрендә 53 яшен яңа тутырган әниебез, 8 баласын (дүртесе үз тормышлары белән яши иде) әти кулына калдырып, яман чирдән вафат булды. Әтинең дә сәламәтлеге юк, чөнки ул сугыш инвалиды, таяк белән генә йөри иде. Әнинең вафатыннан соң, әтигә өйләнергә киңәш бирүчеләр дә булды. Ләкин әти өйләнергә ашыкмады, әниегез шикелле кеше булса гына өйләнәм, дия иде. Безгә ятимлекне сиздермәскә тырышты. Әниебезнең үлгәненә бер ел булгач, әти көндез ял итәргә яткан җиреннән башкача күзен ачмады. Табиб йөрәк өянәге булган, диде. Без, өч туган, Рифкать абый кулына калдык. Аңа бу вакытта 20 яшь тулган иде. Сәрия апа 8 сыйныфны тәмамлаган, мин - 6, энем Рафыйк 4 сыйныфта укый идек. Әти вафатыннан соң, бөтен дөнья караңгыланды кебек, өйләр ямьсезләнде, нәрсә уйларга да белмәдек. Әтине җирләргә барлык туганнар җыелды. Соңгы юлга озату эшләре беркат беткәч, Рифкать абыйга өйләнергә куштылар. Нәкъ шул вакытта авыл кибетенә Ташлы Елга авылы кызы Рәшидә апа практикага килгән, Рифкать абый белән очрашып та йөргәннәр иде. Туганнар, үзара киңәшләшеп, Рәшидә апаны килен итеп төшерделәр. Аңа нибары 18 яшь иде. Өйгә әти-әни кайткан кебек булды. Алар безне укыттылар, олы тормыш юлына озаттылар. Рифкать абый 43 ел механизатор булып эшләде, чылбырлы тракторда, К-700 тракторында, "Беларус"та, комбайнда да - кыскасы, ул утырмаган техника калмагандыр колхозда. Барысында да тырышып эшләде. Аның эшенә гел югары бәя бирелде.
Тырыш хезмәте өчен "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә, III, II Дәрәҗә Хезмәт даны орденнары һәм башка бүләкләргә лаек булды. Аның шушы мактаулы хезмәтендә тормыш иптәше Рәшидә апаның да өлеше зур. Җәйге кыска төннең ничә генә сәгатен йоклады икән алар? Үзләренең 4 балаларыннан тыш, без - 3 ятимне дә карыйсы, ашатасы, киендерәсе, укытасы бар иде. Менә шулай ару-талуны белмичә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган туганнарыбыз белән горурланабыз. Рәшидә апа, балалары кул астына керә башлагач, мәктәптә, аннан колхозда диспетчер булып эшләде. Икесе дә хәзер лаеклы ялда. Балаларын да үзләре кебек тырыш, бер эштән дә курыкмый торган итеп тәрбияләделәр, укыттылар. Олысы Резедә - Ядегәр мәктәбендә укытучы, Рузилә - Кукмара "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияче, Разия мәктәпне бетергәннән бирле Ядегәр-Тарлау авылларына газета-журналлар, өлкәннәргә пенсия өләшә. Төпчекләре Рамил, әтисе кебек механизатор һөнәрен үзләштереп, хәзерге вакытта КамАЗ машинасы белән сөт ташый. Кулына агач тотса - агачтан, тимер тотса - тимердән чәчәк букеты ясый. Кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк. Тормыш иптәше Гөлназ белән ике ул үстерәләр. Дүрт балалары да әти-әниләре кебек тырыш. Рифкать абый белән Рәшидә апаның сигез оныгы, бер оныкчыгы бар. Шулар өчен куанып, җитеш тормышта шөкер итеп яшиләр.
Тынгысыз, эшсез тора алмый ул Рифкать абый. Хәзерге вакытта да олысының-кечесенең итекләренә олтан сала. Авыл халкы аңа рәхмәт укый.
Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара
Шушы көннәрдә Рифкать абый белән Рәшидә апаның бергә тормыш коруларына - 50 ел, Рифкать абыйга бүген 70 яшь тулды. Без - туганнары аларны шушы олы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сез - безнең тормыш күгебездәге кояш, хәер-фатыйхаларыгыз, акыллы киңәшләрегез белән барыр юлларыбызны яктыртып торасыз. Дүрт балагызга тормыш бүләк итеп, тагын өч туганыгызны үз канатыгыз астына алып, җил-давыл тидермичә, кайткан саен ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алучы газиз туганнарыбыз, Аллаһы Тәгалә сезгә хәерле озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, безне, балаларыгызны, оныкларыгызны куандырып, гел янәшәбездә яшәргә насыйп итсен.
Кайчан кайтсак та, ишек ачык,
Шат елмаеп каршы аласыз.
Киткән чакта хәерле юл теләп,
Моңсуланып озатып каласыз.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыгыз булсын түгәрәк.
Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез сез,
Сезне күрү безгә бик рәхәт.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнары исеменнән бертуган сеңлесе Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев