16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Якташыбыз Мәгъсүм ага Насыйбуллинның иҗаты онытылмас
Әле дә истә: без, Байлангар авылы кешеләре, Нәҗип ага Насыйбуллинның олы улы Мәгъсүм Казанда прокуратурада эшли икән, дип ишетеп белә идек, китаплары белән дә танышып бардык, әмма үзен күреп сөйләшкән юк иде. 1970 еллар башында, җәйнең матур бер көнендә, авылга Мәгъсүм абый кайткан икән дигән хәбәр безгә - ул вакыттагы...
-
Әтием көндәлеге (шигырь)
Әтиемнән калган көндәлекне Кулга алам, аны сагынсам. Үзе белән сөйләшкәндәй булам Дәфтәр битләренә кагылсам. Аның белән үткәннәргә кайтам, Атлар җигеп йөргән чакларга. Аннан китәм, кулга мылтык алып, Илне дошманнардан сакларга. Сугышларда күргән михнәтләрен Укый алмыйм, күзләр яшьләнә. Күпме җаннар шунда ятып калган Өлгермәгән килеш яшәргә. Җиңү парадында булган әти, Күз...
-
Гаиләсе янып үлгән баланы үз әтисе тәрбиягә алган
9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән. Әлеге яңалыкны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина җиткергән. "Без уйлаганча, әтисе табылды. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема тумады - ул һәрвакыт алимент түләп барган, имин тормыш алып бара, -...
-
Юл фаҗигасендә мәктәп укучысы үлгән
Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган - кырыйда...
-
Зур Кукмара клубында рәхәтләнеп күңел ачтык
Зур Кукмара мәдәният йортында быел Яңа ел тамашасы аеруча күңелле үтте. Бәйрәмгә авыл халкы да гадәттәгедән күбрәк җыелган иде. Рузилә Зарипова җитәкчелегендәге коллективның иҗади эшләве, бәйрәмне зур җаваплылык тоеп оештыру нәтиҗәсе бу. Моңа сәнгать җитәкчесе Әмир Хәләүтдинов, китапханәче Гөлнур Хаҗиева, җырчы Гөлшат Ризванова, баянчы Илдар Мостафин, биюче Рәшит Бакиров, техник...
-
Әбинең тәрбиясе заяга узмаган
Яз. Шәһәр урамнары күптән кипшерсә дә, зиратта юеш әле. Мәңгелек йортның ишеген ачып: "Ошбу йортларның (гүрләрнең) хуҗалары, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһ дөньядан әүвәл күчкән сезләргә һәм соңгарак калып, шунда барасы безләргә рәхмәтен кылса иде. Озакламый без дә сезгә тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен сәламәтлек, сезнең өчен хәерле ахырлар...
-
Автобусларны йөртү - ике якка да отышлы
Район газетасы битләрендә автобусларның йөрешенә кагылышлы язмалар басылып тора. Аларның күпчелегендә автотранспорт хуҗалыгын гаепләп чыгалар. Минем фикерем башка төрлерәк, монда халыкның да гаебе юк түгелдер. Күп кеше автобусларны көтеп тормыйча, юлчы машиналарга утыра, ә берничә минуттан килгән маршрут автобуслары буш китәргә мәҗбүр була. Әлбәттә, пассажирлар булмагач, машрутларны бетерәләр. Юлчы машина...