Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбинең тәрбиясе заяга узмаган

Яз. Шәһәр урамнары күптән кипшерсә дә, зиратта юеш әле. Мәңгелек йортның ишеген ачып: "Ошбу йортларның (гүрләрнең) хуҗалары, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһ дөньядан әүвәл күчкән сезләргә һәм соңгарак калып, шунда барасы безләргә рәхмәтен кылса иде. Озакламый без дә сезгә тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен сәламәтлек, сезнең өчен хәерле ахырлар...

Яз. Шәһәр урамнары күптән кипшерсә дә, зиратта юеш әле. Мәңгелек йортның ишеген ачып: "Ошбу йортларның (гүрләрнең) хуҗалары, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһ дөньядан әүвәл күчкән сезләргә һәм соңгарак калып, шунда барасы безләргә рәхмәтен кылса иде. Озакламый без дә сезгә тоташырбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез өчен сәламәтлек, сезнең өчен хәерле ахырлар сорыйбыз", - дип, дога кылам. Зират капкасыннан керүгә, анда тәртип, чисталык хөкем сөрә, яңа капка урнаштырылган, чүп савыты куелган. Мәңгелек йортка килүчеләр әрвахлар рухына дога кылмыйча калмый. Минем хыялым -зират янына кое казу. Су - тереклек чыганагы, ул чәчәкләргә сибү, кулларны юу өчен дә кирәк.

-Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: "Зиратка барыгыз, ахирәтне исегезгә төшерерсез", - дигән. Рәсүлебез (с.г.в.) тагын бер хәдисендә: "Каберләргә зиярәт итегез, чөнки зиярәт кылу, беренчедән, гыйбрәт булса, икенчедән, анда ятканнарны күрү дөньяга карата ашкынуыгызны сүндерер һәм ахирәтне искә төшерер", - дигән. Шуңа да мәрхүмнәрне искә алып, аларның яткан урыннарына барып, хәер-догада булу бик саваплы гамәл. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә кояш баеганга кадәр зиярәт кылу хәерлерәк санала.

Кайбер каберлекләрдә лаләләр баш калкытып килә. Алар фани дөньяның, гомерләрнең кыска икәнен искә төшереп, күңелгә сагыш, моң тараталар кебек. Аларның гомерләре бик кыска шул. Ни хәл итмәк кирәк, газиз гомер ике килми, ләкин калган кешегә яшәргә кирәк. Менә газиз улымның кабере. Кемнәр уйлаган аның җирдән шулай иртә китәсен. Күземнән ирексездән яшь коела. И, улым, нихәл итим соң? Тереклек, яшәеш дәвам итә. Апаңның улын аякка бастырасы бар. Яшәеш булган җирдә өмет, сагыну, юксыну, хәрәкәт хасил була.

Моңсу манзараны чуалдырып, затлы "Мерседес" машинасы зират капкасыннан эчкә ыргылды. Берәр кеше кадерлесенә чардуган яки булмаса таш алып килгән, дигән уй яшен тизлегендә миемне чорнап алды. Күз карашы шайтан кебек әрсез бит ул. Затлы машинадан озын, кара, калын чәч толымлы хатын төшеп, башына яулык ябып, каберстанга килде. Бу ханымны тиз таныдым, әби-бабасы тәрбиясендә үсте. Сәкинәгә 4 яшь чагында, әнисе каты авырудан дөнья куйды. Әнисенә табибларның тылсымлы куллары да ярдәм итә алмады. Кызчыкның әтисе Себердә эшләде. Бала белән ата күңеле соңгы күрешүне сизенде булса кирәк. Кызчык әтисен авырлык белән генә җибәрде. Ә берничә көннән әтисен ак кәфенгә төреп алып кайттылар. Әтисенең үлемен авыр, бик авыр кичерде. Йөрәгендә тирән җәрәхәт булып, мәңгелек яра калды.

Менә шушы кечкенә кызчык булып калган Сәкинә иде бу ханым. Ул әбисенең каберендә озак юанды. Каберен һәм кабер тирәсен чүп-чардан чистартты. Кырыендагы ир-егет чүп-чарны тиешле урынга ташыды. Әбисе аны миһербанлы, кешелекле итеп тәрбияләде. Аның шундый кыз булып үсүендә әбисе күп тырышлык куйды. Ул аңа Аллаһның барлыгын һәм берлеген аңлатып, Аның газабыннан саклый торган гамәлләр кылырга ягъни тәкъва булырга тиешлекне өйрәтте. Әбинең тәрбиясе заяга узмаганга сөенеп куйдым.

Фирая МИНГАЛИЕВА, Мамадыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk