Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автобусларны йөртү - ике якка да отышлы

Район газетасы битләрендә автобусларның йөрешенә кагылышлы язмалар басылып тора. Аларның күпчелегендә автотранспорт хуҗалыгын гаепләп чыгалар. Минем фикерем башка төрлерәк, монда халыкның да гаебе юк түгелдер. Күп кеше автобусларны көтеп тормыйча, юлчы машиналарга утыра, ә берничә минуттан килгән маршрут автобуслары буш китәргә мәҗбүр була. Әлбәттә, пассажирлар булмагач, машрутларны бетерәләр. Юлчы машина...

Район газетасы битләрендә автобусларның йөрешенә кагылышлы язмалар басылып тора. Аларның күпчелегендә автотранспорт хуҗалыгын гаепләп чыгалар. Минем фикерем башка төрлерәк, монда халыкның да гаебе юк түгелдер. Күп кеше автобусларны көтеп тормыйча, юлчы машиналарга утыра, ә берничә минуттан килгән маршрут автобуслары буш китәргә мәҗбүр була. Әлбәттә, пассажирлар булмагач, машрутларны бетерәләр. Юлчы машина да бушка алып бармый бит, аңа да акча түлисе. Ярый, әлегә алар автобус хакын гына алалар, ә автобуслар туктаса, түләүне икеләтә арттырмаслармы? Шуңа күрә машрут автобусларын саклап каласы иде.

Мөхәрләм ЧИРАЕВ, Нырты

Мин һәм күп кенә авылдашларым Кукмарага Камышлыдан килеп эшлибез. Балалар белән килеп йөрүчеләр дә бар. 8 декабрьдән авыл автобусларының расписаниесе үзгәрде: дүшәмбе, чәршәмбе, якшәмбе - ике, җомга көнне өч кенә тапкыр йөри. Ә сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә исә бөтенләй автобуслар йөрми. Без нишләргә тиеш? Эштән арып-талып чыккач, юлда очраклы машинаны көтеп торыйкмы? Яңгырлы, кар-буранлы көннәре дә була бит табигатьнең.

Нурия МУЛЛАХМӘТОВА

Әлеге хатка "Кукмор-Транс" җәмгыяте директоры Нияз ФАТЫЙХОВтан түбәндәге җавап алынды:

-Илдәге авыр икътисадый шартлар безнең "Кукмор-Транс" оешмасын да читләтеп узмады. Күп еллар буе халыкка иң кирәкле хезмәтләрнең берсен безнең оешма күрсәтте, авылларда һәм поселок эчендә автобусларыбыз билгеле график белән иртәдән кичкә кадәр ялны белми, катлаулы һава торышына карамый халкыбызга хезмәт итте. Ләкин елдан ел хәлләр авырая бара, автобус паркы бик искерде, яңа автобуслар сатып алырга мөмкинлекләр юк. Көндәлек эш өчен кирәкле ягулык материалларына, запас частьларга, ут, газ, коммуналь түләүләргә бәяләрнең һәрдаим үсүе оешманың икътисадына бик авыр тәэсир итә. Маршрутларда билет сатудан кергән керемнәр оешма күтәргән чыгымнарны капламый. Бигрәк тә авыл маршрутлары аз керемле, кайткан акча автобусларга ягулык салырга да җитми. Ә бит әле ягулыктан тыш үзвакытында хезмәт хакы түлисе, фондларга кертемнәр, салымнар күчерәсе һәм башка чыгымнарны да түләп барасы бар.

Район муниципаль берәмлеге белән ике арада төзелгән килешү нигезендә, аз керемле маршрутлар буенча тиешле расчет нигезендә район бюджетыннан чыгымнарны каплау өчен ярдәм карала ала. Ләкин бар нәрсә дә акча җитмәүгә кайтып кала, бюджет кытлыгы нәтиҗәсендә мондый ярдәм күрсәтелми.

Югарыдан әйтелгәннәрдән чыгып, шуны әйтәсе килә: бик теләгән очракта да без элеккечә эшли алмыйбыз. Үткән елның 7 декабреннән район җитәкчелеге белән килешенеп, аерым маршрутларның, шул исәптән Кукмара-Иске Юмья-Березняк маршрутының да йөрү тәртибен үзгәртергә, рейсларның санын киметергә мәҗбүр булдык. Республикабызның күп кенә районнарында маршрут автобусларын бөтенләй туктаттылар инде. Без шулай да үзебезнең пассажирларыбызны бөтенләй ташларга җыенмыйбыз, бу чара башка мөмкинлекләр булмаганнан эшләнә.

Безнең автобуслар оешмасы район халкы өчен хезмәт итә. Хатыбыз аша пассажирларга мөрәҗәгать итәсебез килә. Алга таба автобуслар бөтенләй туктамасын өчен сез дә автобуста йөрү тәртипләрен төгәл үтәсәгез иде. Кибетләрдә товар сатып алганда без берничек тә ярты бәягә генә исәп-хисап ясамыйбыз, тиешле бәяне түләп, чек суктырып алабыз. Автобуста йөрү ул бит шундый ук товар, тиешле акчаны түләү белән бергә шул бәягә билетны да сорап алырга кирәк, билет алмасагыз, сез пассажир санына да кермисез, акчагыз да оешмага кайтмый. Маршрутларны үзгәртер алдыннан без оешмадан комиссия төзеп, бу турыда халыкка аңлатып та йөрдек, ләкин безне аңламадылар, ахрысы. Барыбер берни булмас, элеккечә калыр дип уйлаучылар күп.

Шулай ук шәхси машиналарның да автобус алдыннан бер-ике минут аерма белән пассажирларны тукталыштан җыеп йөрүенә чик куясы иде, алар хәзер генә автобус бәясеннән хезмәт күрсәтәләр, ә автобуслар туктаса, бөтенләй башка бәядән йөртәчәкләр. Алар белән без бергәләп кенә көрәшә алабыз.

Без халык яклы, шуңа да булган авырлыкларны бергәләшеп җиңеп, автобус маршрутларын да, шуның белән бергә үзебезнең коллективны да саклап калырбыз дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk