Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әтием көндәлеге (шигырь)

Әтиемнән калган көндәлекне Кулга алам, аны сагынсам. Үзе белән сөйләшкәндәй булам Дәфтәр битләренә кагылсам. Аның белән үткәннәргә кайтам, Атлар җигеп йөргән чакларга. Аннан китәм, кулга мылтык алып, Илне дошманнардан сакларга. Сугышларда күргән михнәтләрен Укый алмыйм, күзләр яшьләнә. Күпме җаннар шунда ятып калган Өлгермәгән килеш яшәргә. Җиңү парадында булган әти, Күз...

Әтиемнән калган көндәлекне

Кулга алам, аны сагынсам.

Үзе белән сөйләшкәндәй булам

Дәфтәр битләренә кагылсам.

Аның белән үткәннәргә кайтам,

Атлар җигеп йөргән чакларга.

Аннан китәм, кулга мылтык алып,

Илне дошманнардан сакларга.

Сугышларда күргән михнәтләрен

Укый алмыйм, күзләр яшьләнә.

Күпме җаннар шунда ятып калган

Өлгермәгән килеш яшәргә.

Җиңү парадында булган әти,

Күз камашкан салют утыннан...

Өйгә кайтса, хәерчелек баскан,

Җиң сызганып эшкә тотынган.

Җиңел түгел нужа арбалары,

Тимер ярчык йөрәк янында.

Киләчәккә якты өмет белән

Тырышкан ул, түзеп барына.

Соңгы язмалары миңа таныш -

Без - балалар, диеп яшәде.

Үзе өчен вакыт калды микән?

Эшләде дә әти, эшләде.

Игелекләр кыла алдык микән?

Без үскәнне генә көтте дә.

Хәер-фатыйхасын биреп безгә,

Зарланмыйча, сыкранмыйча гына

Бакыйлыкка күчеп китте дә.

Әтиемнең язган көндәлеге -

Безнең язмыш, безнең чынбарлык.

Оныкларга әле укыйсым бар,

Бу бит елый-елый тыңларлык!

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk