Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаиләсе янып үлгән баланы үз әтисе тәрбиягә алган

9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән. Әлеге яңалыкны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина җиткергән. "Без уйлаганча, әтисе табылды. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема тумады - ул һәрвакыт алимент түләп барган, имин тормыш алып бара, -...

9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән.

Әлеге яңалыкны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина җиткергән. "Без уйлаганча, әтисе табылды. Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема тумады - ул һәрвакыт алимент түләп барган, имин тормыш алып бара, - дигән Гүзәл Удачина. - Әтилек хокукларын дәлилләү кебек формаль сорауларны да хәл итәргә туры килмәде. Бала никахта вакытта туган. Баланы тәрбиягә бирү буенча әбисе ягыннан да, ир-атның яңа гаиләсе тарафыннан да каршылыклар булмады".

Хәзер бала әтисе гаиләсендә Лениногорскида яши, яңа мәктәпкә күчерелгән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk