Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Мәгъсүм ага Насыйбуллинның иҗаты онытылмас

Әле дә истә: без, Байлангар авылы кешеләре, Нәҗип ага Насыйбуллинның олы улы Мәгъсүм Казанда прокуратурада эшли икән, дип ишетеп белә идек, китаплары белән дә танышып бардык, әмма үзен күреп сөйләшкән юк иде. 1970 еллар башында, җәйнең матур бер көнендә, авылга Мәгъсүм абый кайткан икән дигән хәбәр безгә - ул вакыттагы...

Әле дә истә: без, Байлангар авылы кешеләре, Нәҗип ага Насыйбуллинның олы улы Мәгъсүм Казанда прокуратурада эшли икән, дип ишетеп белә идек, китаплары белән дә танышып бардык, әмма үзен күреп сөйләшкән юк иде.

1970 еллар башында, җәйнең матур бер көнендә, авылга Мәгъсүм абый кайткан икән дигән хәбәр безгә - ул вакыттагы "Маяк" колхозы җитәкчеләренә килеп иреште. Без аларның төп йортына юнәлдек. Ишегалдындагы чисталык һәм төзеклек күзгә ташланды. Безне Мәгъсүм абыйның әнисе Разыя апа каршы алды. Мәгъсүм абый белән күптәнге танышлар кебек кочаклашып күрештек. Сеңлесе Марзыя шул арада өстәлгә самавыр китереп куйды һәм сүз чәй өстәле артында дәвам итте. Мәгъсүм абыйның авылдагы хәлләр, колхоз һәм мәктәп тормышы белән якыннан таныш булуын белеп гаҗәпләндек. Бу сөйләшүдән без файдалы, тирән фикерләр һәм киңәшләр алдык.

Мәгъсүм Насыйбуллин балалар, яшьләр өчен якты маяк булды. Мәктәпләрдә беренче һәм соңгы кыңгыраулар аның катнашында үтә, аның чыгышларын балалар йотлыгып тыңлыйлар иде. Сабантуйлар, милли бәйрәмнәр, язучылар һәм атаклы шәхесләр белән очрашуларны оештыруда да аның ярдәме зур булды.

Мәгъсүм аганың "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитләр", "Төнге ату" дип исемләнгән һәм бик күп башка китаплары дөнья күрде. Беркем дә җинаятьче булып тумый, шулай булгач, алар кайдан барлыкка килә соң? Авторның җавабы әсәрләрендә: гаилә һәм җәмгыять формалаштыра. Әйтик, "Чаң сукканны көтмә" дигән парчасында сүз ир белән хатынның балаларына әһәмият бирмәүләре нәтиҗәсендә яшьләрнең начар юлга кереп китүләре турында бара. Бу хакта Мәгъсүм абый халык белән очрашулар вакытында да аңлатып бирә. Киләсе буыннар аның хезмәтләрен тирәнтен өйрәнерләр, әсәрләренең тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанырлар, дим.Әлегә аның иҗаты, тормышы җитәрлек өйрәнелмәгән, исеме дә мәңгеләштерелмәгән.

Гомумән алганда, Мәгъсүм ага милли җанлы зат, авылыбызга Аллаһ Тәгаләнең бүләге булган. Тормышның ачысын-төчесен шактый татыган гади авыл егете бервакытта да авырлыклар алдында баш имәгән, мәшһүр язучы дәрәҗәсенә күтәрелгән, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә, республика хөкүмәтенең мактау кәгазенә лаек булган. Башлыча читтә яшәсә дә, күңеле белән туган авылы Байлангарда булган, дип әйтергә нигез бар, чөнки ул мәңгелек урынын да шушында, ата-бабалары белән рәттән сайлаган. Аллаһ Тәгалә урынын җәннәттә кылсын.

Рафаэль ЯРМИЕВ, замандашы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk