26 август 2015 яңалыклары
-
Байлангардан Рәхимовлар гаиләсе республика лидеры белән очрашты
Бүген республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә тантаналы рәвештә Татарстанның күп балалы үрнәк гаиләләрен кабул итте. Әлеге очрашуга безнең районнан Байлангар авылында яшәүче Рәхимовлар гаиләсе барды. -Алар мондый хөрмәткә лаек, - дип сөйли хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев. - Гаилә башлыгы Рафил - күрше Сазтамак авылыннан,...
-
“Хезмәт даны” газетасы редакциясе 28 август көнне “Иң тәмле алма кайнатмасы” конкурсы уздырачак
"Хезмәт даны" газетасының 85 яшьлек юбилее уңаеннан 28 августта редакциядә зур бәйрәм оештыру көтелә. Программада ниләр генә юк! Бездә - "Ачык ишекләр көне" Әлеге көн кысаларында: -теләгән һәркем редакциягә килеп "Районга һәм район газетасына 85 ел" дип аталган викторинада катнаша ала (җиңүчеләргә истәлек бүләкләре биреләчәк); -"Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсы....
-
Кукмара мөслимәләре Мамадышны күреп кайтты (+Фото)
Гөлсинур Аксанова җитәкчелегендәге Кукмара мәдрәсәсе каршында эшләп килүче "Мөслимәләр" оешмасы әгъзалары, мәдрәсә шәкертләре, Мамадышның "Ак калфак"оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибрагимова белән берлектә, шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
-
28 августта кукмаралыларны җырчы Фирдүс Тямаев сәламләячәк
28, 29 август көннәрендә Кукмарада Республика көненә, районыбызның 85 еллыгына багышланган күптөрле чаралар узачак. 28 августта бәйрәмдә яраткан җырчыбыз Фирдүс Тямаев һәм аның яшьләр дискогруппасы да чыгыш ясаячак. Фирдүс Тямаевның концерты Җиңү Паркы каршындагы мәйданда 18.00 сәгатьтә башлана.
-
Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар
Бу хакта 21 августа Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Әлегә бу тел эксперемент буларак укытылачак. Кытай телен Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче номерлы татар...
-
Нормабаш чишмәсе янында "Чәй көне" бәйрәме узды (+Фото)
Нормабашта җәй уртасында балыкчылар ярышы оештырып, гаҗәеп бәйрәм ясаганнар иде. Аннан соң, ләм басып киткән, тирә-ягы ташландык хәлгә килгән чишмәне яңарту эшенә тотынып, узган атнада аны ачу тантанасын үткәрделәр! ... Ике чишмә рәттән тын гына агалар. Суының тәмлелеге! Анда башкарылган эшләр, чишмә өстендәге матурлап- бизәп ясалган, чиккән сөлге-чүмечләр куелган корылма...
-
Кукмараның “Яшь гвардияче”ләре район халкына “Республика тасма”лары таратты
Татарстанда "Республика тасмасы" дигән акция старт алган иде. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, республика флагы рәвешендәге 600 меңнән артык тасма өләшәчәк. Кумарада да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче"ләре район халкына әлеге тасмаларны таратты. Актив егет-кызларның...
-
Кукмарада "Фатыйма" сәламәтлек үзәге ачылды (+Фото)
"Фатыйма" сәламәтлек үзәге Туешта гомер кичереп, Кукмара үзәк дәваханәсендә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Фатыйма Хисаметдинованың якты истәлегенә улы, медицина һәм фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев тарафыннан төзелгән. Төп нигезләрендә сафка баскан әлеге үзәкне ачу тантанасына...