Нормабаш чишмәсе янында "Чәй көне" бәйрәме узды (+Фото)
Нормабашта җәй уртасында балыкчылар ярышы оештырып, гаҗәеп бәйрәм ясаганнар иде. Аннан соң, ләм басып киткән, тирә-ягы ташландык хәлгә килгән чишмәне яңарту эшенә тотынып, узган атнада аны ачу тантанасын үткәрделәр! ... Ике чишмә рәттән тын гына агалар. Суының тәмлелеге! Анда башкарылган эшләр, чишмә өстендәге матурлап- бизәп ясалган, чиккән сөлге-чүмечләр куелган корылма...
Нормабашта җәй уртасында балыкчылар ярышы оештырып, гаҗәеп бәйрәм ясаганнар иде. Аннан соң, ләм басып киткән, тирә-ягы ташландык хәлгә килгән чишмәне яңарту эшенә тотынып, узган атнада аны ачу тантанасын үткәрделәр!
... Ике чишмә рәттән тын гына агалар. Суының тәмлелеге! Анда башкарылган эшләр, чишмә өстендәге матурлап- бизәп ясалган, чиккән сөлге-чүмечләр куелган корылма гына да ни тора. Чишмәдән тауга менгәндә беседка урнаштырылган. Анда берничә гаилә җыелып, бәйрәм ясарга була. Чишмәгә бетоннан коелган 60 метр озынлыктагы баскычлар алып төшә. Аның ике ягына көз көне алмагачлар, тау битенә зәңгәр чыршы, тау нараты, юкәләр утырту күздә тотыла. Чишмә территориясе чәчәкләргә күмелгән. Авыл халкы тырышкан. Кыскасы, искиткеч!
Бу чишмәне яңартып, тирә-ягын искиткеч гүзәллеккә әйләндерүдә Рашит Минегалиев белән беррәттән аның авылдашы Ринат Ганиевның, шулай ук бөтен авыл халкының, читтә яшәүче якташларының, "Урал" , Вахитов исемендәге хуҗалыкларның, "Кукмара" агрофирмасы җитәкчеләренең ярдәме зур булган.
Әлеге чишмә борын-борыннан "Нәҗметдин чишмәсе" дип аталган. Риваятьләргә караганда, кайчандыр байлар шул чишмә үзәнендә, икенче берәүне үтерәм дип, ялгыш Нәҗметдин дигән ярлы кешене үтергәннәр. Аның каны тамган урында, имеш, чишмә бәреп чыккан. Чишмә ясаучылар аның исемен каршыдагы тау битенә да, капкага да язып куйганнар.
...Иркен мәйданга авыл халкы, кунаклар җыелган. Ак яулыклы әбиләр дә, чал чәчле бабайлар да, яңа тәпи йөри башлаган сабыйлар да бар монда. 10 метрлы өстәл, туйга әзерләнгән шикелле, тәмле сый- нигъмәтләр белән тулган. 7 самавырны кайнатып торучы Шамилгә аеруча рәхмәт. Пылау җиренә җиткереп пешерелгән - Урта Азия халыкларыкыннан ким түгел иде: үзе шунда яшәп, гаиләсе белән Нормабашка кайтып төпләнгән Мәдинә апа Сәфәрованың уңган пешекче булуы күренеп тора.
Авыл халкы әзерләп китергән коймагы, пироглары, салаты. җиләк-җимеше... санап бетерә торган түгел. Тәмле ит бәлешен пешерүчеләр кем булды дисезме? Полициядә эшләүче Гөлназ Гыйльфиева белән хуҗабикә Илүзә Гыйләҗева.
Бәйрәмне тавышы "Кукмара авазы" радиосы аша һәркемгә таныш булган Алмаз Гарипов җыр-биюләр, шигырьләр белән аралаштырып алып барды. Кукмарадан Әлфинур Юнысова, авылның үз җырчылары Рәүфә Әхмәтшина, Динә Абдуллина, тальянчы Тәлгать Зиннәтуллиннарның чыгышларын халык алкышларга күмде. Уеннарда каттнашучыларга бүләкләр дә мулдан иде.
Менә шулай нормабашлылар бердәм булып эшли дә, ял да итә беләләр. Һәр авыл алардан үрнәк алсын иде. Язмамны Рәшит әфәнденең егет чагында язган шигырь юллары белән тәмамлыйм.
Норма буйларында, ай, күксел томан,
Таллар арасына былбыллар кунган.
Туган-үскән җирләр күңелләргә
Якын икән, моңлы җыр сыман.
Чишмә төзекләндерүгә, авыл бәйрәмен үткәрүгә ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге:
Нормабаш мәчете - 8000 сум
Әнзия, Рафил Фахрутдиновлар - 3000 сум
Мәхмүт Минлегалиев, Кукмара - 5000 сум
Хөсәенова Нурания - 5000 сум
Ринат Ганиев - 2000 сум, 2 юан торба
Рәшит Минлегалиев- 2000 сум, 2 торба
Фәнил Манихов -1500 сум
Мәхмүт Димиев - 1000 сум
Рәис Димиев- 1000 сум
Илдар Мугинов - 1000 сум
Райнур Назмиев - 1300 сум
Илдар Динмухаметов - 1500сум
Суфия Абдуллина -3000 сум
Ләйсән Миннебаева- 1500 сум, бүләк
Әрҗүдә Минлегалиева - 500 сум
Нурислам Зиганшин - 500 сум
Мәхмүт Гильмуллин - 500 сум
Назира Шагабиева - 500 сум
Гулфания Хисамиева- 800 сум
Мәдинә, Гарафетдин Хасановлар - 800 сум
Илсөяр Исмагилова - 300сум
Мансур Сәйфуллин -500 сум
Нурания Сайфутдинова - 600 сум
Илнур Гиниятов, Өлге - 10 тонна таш (7000 сум)
Захид Махмуди - Кукмара - 1000 сум
Гадилә Фәйзриева - 500 сум.
Вафирә Фәйзриева - 500 сум
Айрат Гильфиев -10 данә 3 метрлы сайгак, 2 профиль, 5 метр рябица сеткасы
Илшат Шагабиев - 5 тонна ком, 100 данә декоратив кирпич, су насосы
Фәйрүзә апа, Вятские Поляны - 500 сум.
Айнур Ганиев - Кукмара - 10 капчык цемент, 1000 сум
Гыйлязев Алексей - 1000 сум
Алфания Мугинова - 500 сум
Равия Гильфиева - 600 сум
Шаймухаметов Вакил -500 сум
Хөснетдинова Фәнзия, Кашафетдин- 500сум
Закиров Шамиль, Әлфия-200
Мугинова Сания - 300
Димиева Нурия - 200
Назмиев Илдар-500
Назмиев Рафис- 500
Гильмуллин Рафис - 500
Шарафиев Архаметдин- 500
Абдуллин Васил - күлмәк
Галимзянов Айнур- 600
Гильфиева Гулсира - 350
Нуриева Нурзида, Минзафира-600
Колесникова Асия- 1000
Васикова Гөлсавия- 150
Зиганшина Расима- 500
Саляхова Каусария- 200
Фәйзриев Хәлимулла - 500
Файзриев Даниф -500
Миннебаев Масгут -500
Мугинов Габделфәрт -1000
Мугинов Нияз- 1000
Каримуллина Фагилә - 500
Багабиев Гарафетдин -1000
Мугинов Расим - 500
Исякаев Гаяз - 500
Галимҗанов Шамил - 500 сум
Гилфетдинова Сәлимә - 500
Рәхимова Рәмзия -500
Хәмәтдинов Фәнис, Аш Буҗи - 1900
Галимуллин Рәдиф - 300
Ахметшина Рәүфә- 300 сум.
Сафаров Иргаш-600 сум
Айсин Айнур-1000 сум
Ганиев Ильнур - 2000 сум
Гарифуллина Марьям - 500 сум
Зиганшина Нурия - 500 сум
Хисамиев Мөнәвир - 500 сум
Гыйльфетдиов Миннәхмәт, Асия -1000 сум
Фатыйов Котдус, Резеда- 500 сум
"Урал" хуҗалыгы бульдозер белән ярдәм итте
"Зур Кукмара" агрофирмасы ком, таш ташырга машина бирде
Байлангар авыл җирлеге беседка түбәсе өчен 15 мең сум бирде.
Беседка түбәсен эшмәкәр Мөдәрис Зиннәтуллин ясады.
Чишмәне төзекләндерүгә, "Чәй көне" бәйрәме үткәрүгә мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәткән авылдашларга, шушы авылдан чыгып, чит җирләрдә сибелеп яшәүче якташларга, изге эшкә матди һәм кул көчләре белән үз өлешләрен керткән һәммә кешегә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Рафилә ФӘТТӘХОВА, Рәшит МИННЕГАЛИЕВ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев