Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада "Фатыйма" сәламәтлек үзәге ачылды (+Фото)

"Фатыйма" сәламәтлек үзәге Туешта гомер кичереп, Кукмара үзәк дәваханәсендә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Фатыйма Хисаметдинованың якты истәлегенә улы, медицина һәм фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев тарафыннан төзелгән. Төп нигезләрендә сафка баскан әлеге үзәкне ачу тантанасына...

"Фатыйма" сәламәтлек үзәге Туешта гомер кичереп, Кукмара үзәк дәваханәсендә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Фатыйма Хисаметдинованың якты истәлегенә улы, медицина һәм фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев тарафыннан төзелгән. Төп нигезләрендә сафка баскан әлеге үзәкне ачу тантанасына якташыбыз үзе, абыйсы Илдар әфәнде һәм апасы Флүрә ханым да кайткан иде.

-Әниебез бик тырыш, җаваплы, үз эшенең остасы иде. Без, аның балалары да, үз һөнәрләребез итеп газиз кешебезнең юлын - медицина өлкәсен сайладык, - диләр алар. - Әниебез, соңгы елларда каты авыру сәбәпле, Ижау каласында яшәп, шунда җирләнсә дә, аның турында истәлек Кукмарада сакланачак. Йортыбызны да, медперсонал өчен торак буларак, дәваханәгә тапшырабыз.

Торак йорт та, дәвалау үзәге дә бер ишегалдында. Авыл халкына исә яшь белгеч - терапевт Гөлназ Шакирова хезмәт күрсәтәчәк.

-Мин Күкшел авылыннан. Уку йортын әле быел гына тәмамладым. Тиздән кулыма сертификат алачакмын. Аннары, җиң сызганып, эшкә керешергә ниятлим. Биредә миңа бик ошый, сөенечемнең чиге юк, - ди ул.

-Без Фатыйма апа белән күршеләр генә булып яшәдек. Олы йөрәкле, тәмле телле иде ул, - ди Наҗия ханым Хәсәнова. - Балалары да бик акыллы, тәртипле булды аның. Төп нигезгә сәламәтләндерү үзәге ачу - изге эш бит ул.

-Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктының игелеген күрегез, - диде соңыннан халык белән сөйләшкәндә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов. - Халык өчен кирәкле объектларны төзү, искеләрен төзекләндерү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Кукмара да бу уңайдан нәтиҗәле эш алып бара. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары сафка басу, юллар төзекләндерелү - болар барысы да район җитәкчелеге һәм төзүчеләрнең тырышлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев