Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар

Бу хакта 21 августа Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Әлегә бу тел эксперемент буларак укытылачак. Кытай телен Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче номерлы татар...

Бу хакта 21 августа Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Әлегә бу тел эксперемент буларак укытылачак. Кытай телен Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче номерлы татар гимназиясе һәм 18 нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 6 нчы номерлы гимназиясе һәм Идел буе районының 35 нче номерлы гимназиясендә белем алучы укучыларга өйрәтәчәкләр.
"Шулай ук кайбер фәннәрне чит телләрдә белем бирүне дә акрынлап уку процессына кертергә ниятлибез. Әлегә бу тәҗрибә сәләтле балалар белем ала торган мәктәпләрдә кулланылачак", - диде министр бу уңайдан.

http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/466399.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев