Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Хезмәт даны” газетасы редакциясе 28 август көнне “Иң тәмле алма кайнатмасы” конкурсы уздырачак

    "Хезмәт даны" газетасының 85 яшьлек юбилее уңаеннан 28 августта редакциядә зур бәйрәм оештыру көтелә. Программада ниләр генә юк! Бездә - "Ачык ишекләр көне" Әлеге көн кысаларында: -теләгән һәркем редакциягә килеп "Районга һәм район газетасына 85 ел" дип аталган викторинада катнаша ала (җиңүчеләргә истәлек бүләкләре биреләчәк); -"Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсы....

    "Хезмәт даны" газетасының 85 яшьлек юбилее уңаеннан 28 августта редакциядә зур бәйрәм оештыру көтелә. Программада ниләр генә юк!

    Бездә - "Ачык ишекләр көне"

    Әлеге көн кысаларында:

    -теләгән һәркем редакциягә килеп "Районга һәм район газетасына 85 ел" дип аталган викторинада катнаша ала (җиңүчеләргә истәлек бүләкләре биреләчәк);

    -"Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсы. Уңган хуҗабикәләр алмадан үзләре ясаган кайнатманы (варенье) редакциягә алып килеп аны һәм аның рецептын башкаларга да тәкъдим итә алалар. Конкурста катнашу өчен сездән кайнатма һәм яхшы кәеф. Ә бездән - истәлеккә кайнатма савыты.

    Реклама

    -"Хезмәт даны" газетасы призына ирләр һәм хатын-кызлар арасында шахмат турниры үткәрелә. (Башлана.13.00 сәгатьтә)

    -бу көнне безгә килеп, 2016 елның елның беренче яртыеллыгы өчен газетага быелгы бәядән язылылырга мөмкин.

    -журналистлар белән аралаша, аларга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз;

    -истәлеккә фоторәсемгә төшү;

    16.00-17.00 - шахмат ярышында җиңүчеләрне, газетаның актив хәбәрчеләрен бүләкләү;

    18.00-19.00 - Җиңү Паркы каршындагы мәйданда бәйрәм тантанасы.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: