Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 11 март 2015 яңалыклары

    • 11 март 2015 - 11:35
      Кукмарада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” дигән акция узачак
      16 марттан 27 мартка кадәр республикада наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем 8 (85557) 3-97-70, 3-28-52 ышаныч телефоннарына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән...
      0
      0
      0
    • 11 март 2015 - 10:34
      Энгель Фәттахов: “Быел имтихан тапшыру пунктларының бөтен аудиторияләре дә реаль вакыт режимында эшләүче видеокамералар белән җиһазландырылачак”
      Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Чыгышын башлап Энгель Фәттахов күптән түгел генә шәһәр күләмендә уздырылган "Казан...
      381
      0
      0
    • 11 март 2015 - 09:13
      Кукмара районы укучылары республикакүләм фән олимпиадаларында 31 призлы урын алдылар
      Ахыргы елларда республикада гына түгел, районыбыз күләмендә дә укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Олимпиада үткәрүнең төп максаты- укучыларның мөстәкыйльлеген, фикер йөртү осталыгын үстерү; төрле чыганаклардан табылган информацияләрне тупларга, эшкәртергә һәм анализларга өйрәтү; югары уку йортларына укырга керергә хәзерләү. Фән олимпиадаларына әзерләү- ул системалы эш, әлбәттә. Моңа...
      408
      0
      0
    • 11 март 2015 - 08:02
      Кукмарада авария: “ВАЗ-21012” җәяүлене бәрдергән (+ФОТО)
      Бүген, 11 мартта, иртәнге сәгать 6.50дә Кукмарада юл фаҗигасе булды. Поселокның Ленин урамында, "Звениговский" кибете каршында (элеккеге "Алсу" кибете) ВАЗ-21012 автомобиле җәяүлене бәрдерә. 1970 елгы хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре ала. Ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре дәвам итә. Һава торышы бер дә тотрыклы түгел. Әле...
      347
      0
      1
    • 11 март 2015 - 07:37
      Түбән Арбаш клубында “Әни янында мин бәхетле “ дигән әдәби-музыкаль кичә булды (+ФОТО)
      Кичәбезне китапханәче Хисамова Римма Габделхай кызы ачып җибәрде. Кичә Югары Арбаш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Гибадуллина Л.Г) катнашында "Аулак өй" күренеше белән башланып китте. Татар халкының милли киемнәрен кигән укучылар гореф-гадәтләребезне, йола -уеннарыбызны гына күрсәтеп калмадылар, моңлы җырлары, дәрле биюләре белән дә тамашачыларыбызны таң калдырдылар. Авыл халкы күнелле...
      358
      0
      0
    • 11 март 2015 - 06:52
      Иң күп газета-журналларга язылган кукмаралыларга “Татмедиа” бүләкләре тапшырылды (+ФОТО)
      Бер төркем хатын-кызларны сөендердек әле. Дәресрәге аларга "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләгән бүләкләрне тапшырдык. "Татмедиа" тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларга, шул исәптән "Хезмәт даны"на, иң күп язылучылар арасында уза торган "Подписка өчен Ipad" конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбызның күп булуы да сөенечле күренеш. Димәк, интернет заманында кулына газета-журнал алучылар...
      594
      0
      0
    • 11 март 2015 - 05:49
      Өркеш клубында “Ягез әле, әниләр” бәйрәме узган
      8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Өркеш авылы клубында зур чара узды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, дип хәбәр итә Энҗе Гайнетдинова.
      389
      0
      0
    • 11 март 2015 - 04:56
      Байлык өчен үзенең 89 яшьлек әнисен тоткынлыкка алган
      Казан шәһәрендә яшәүче Мәрьям Шәмсетдинова байлыгы аркасында балаларының тоткынына әверелә. Уртак фикергә килә алмау сәбәпле, кызларының берсе -Наилә - әниләрен үз өендә бикләп калдырган, дип хәбәр итә "Эфир24" телеканалы. Мәрьям апаны берничә атна күрмәгән күршеләре бу турыда хәбәр итәләр. Алар инде песионерны исән дә түгелдер дип уйлыйлар. Мәрьям Шәмсетдинованың Әлфия...
      349
      0
      0
    Реклама