Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Энгель Фәттахов: “Быел имтихан тапшыру пунктларының бөтен аудиторияләре дә реаль вакыт режимында эшләүче видеокамералар белән җиһазландырылачак”

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Чыгышын башлап Энгель Фәттахов күптән түгел генә шәһәр күләмендә уздырылган "Казан...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм 2015 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Чыгышын башлап Энгель Фәттахов күптән түгел генә шәһәр күләмендә уздырылган "Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы-2015" һөнәри осталык конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашуы хакында әйтте. Быел Казанда Россиянең иң яхшы укытучылары "Россия ел укытучысы-2015" конкурсы финалында катнашыр өчен җыелачак. Казан мәктәпләре базаларында конкурс сынауларының сайлап алу турлары - ачык дәресләр, мастер-класслар узачак. Алар конкурс сайтында он-лайн режимда күрсәтеләчәк.

Татарстан мәктәп укучыларының йомгаклау аттестациясе мәсьәләләренә килгәндә, Энгель Фәттахов быел имтихан тапшыру пунткларының сизелерлек дәрәҗәдә кимүен ассызыклап үтте (2014 елда 114 пункт булса, 2015 елда 86 имтихан тапшыру пункты булачак). Барлык пунктлар да метал эзләү җайланмалары һәм камералар белән җиһазландырылачак. Камералар онлайн режимда эшләячәк. Контроль - үлчәү материалларын имтихан үткәрү пунктларына махсус оешмалар җиткерәчәк. Тугызынчы сыйныф укучылары имтиханны офлайн режимда язачак. Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 133 пункт әзерләнәчәк.

БДИның беренче дулкыны быел 23 марттан 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, икенче һәм төп дулкын - 25 майдан 18 июньгә кадәр.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/400123.htm

фото: http://e-kazan.ru/news/?nid=1516&page=256

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk