Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Байлык өчен үзенең 89 яшьлек әнисен тоткынлыкка алган

Казан шәһәрендә яшәүче Мәрьям Шәмсетдинова байлыгы аркасында балаларының тоткынына әверелә. Уртак фикергә килә алмау сәбәпле, кызларының берсе -Наилә - әниләрен үз өендә бикләп калдырган, дип хәбәр итә "Эфир24" телеканалы. Мәрьям апаны берничә атна күрмәгән күршеләре бу турыда хәбәр итәләр. Алар инде песионерны исән дә түгелдер дип уйлыйлар. Мәрьям Шәмсетдинованың Әлфия...

Казан шәһәрендә яшәүче Мәрьям Шәмсетдинова байлыгы аркасында балаларының тоткынына әверелә. Уртак фикергә килә алмау сәбәпле, кызларының берсе -Наилә - әниләрен үз өендә бикләп калдырган, дип хәбәр итә "Эфир24" телеканалы.

Мәрьям апаны берничә атна күрмәгән күршеләре бу турыда хәбәр итәләр. Алар инде песионерны исән дә түгелдер дип уйлыйлар. Мәрьям Шәмсетдинованың Әлфия исемле кызы бертуганы белән тыныч кына килешергә уйлый, әмма сөйләшү барып чыкмагач, кадак суыргыч эшкә җигелә. Аннары өйдә бикләнгән кыз өченче бертуган абыйларын - Рөстәмне чакыра. Ул исә әниләре белән бар да тәртиптә, Наилә аны тәрбияли, дип хәбәр итә.

-Әни физик яктан көчле әби, - ди өйгә керә алмаган Әлфия. - Без аның белән көнгә өчәр мәртәбә урам йөрергә чыга идек. Борчылып төннәрен йоклый, бер нәрсә турында да уйлый алмыйм хәзер. Әллә үлгән, әллә аның белән бер-бер хәл булган, гомумән, аңламыйм.

Участок инспекторы Газинур Фатыйхов күп тапкыр сөйләшүләрдән соң өйгә керә ала.

-Мин әби белән сөйләштем, аның белән бар да яхшы, - ди полиция хезмәткәре. -Ул Наилә белән яшәвеннән канәгать. Монда чыга гына алмыйм, үзләре хәл итеп бетерсеннәр, шунда күрешермен, диде.

Ә Әлфия әнисе белән очрашуны суд аркылы хәл итәргә уйлый.

Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99752/q

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X