Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң күп газета-журналларга язылган кукмаралыларга “Татмедиа” бүләкләре тапшырылды (+ФОТО)

Бер төркем хатын-кызларны сөендердек әле. Дәресрәге аларга "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләгән бүләкләрне тапшырдык. "Татмедиа" тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларга, шул исәптән "Хезмәт даны"на, иң күп язылучылар арасында уза торган "Подписка өчен Ipad" конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбызның күп булуы да сөенечле күренеш. Димәк, интернет заманында кулына газета-журнал алучылар...

Бер төркем хатын-кызларны сөендердек әле. Дәресрәге аларга "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләгән бүләкләрне тапшырдык.

"Татмедиа" тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларга, шул исәптән "Хезмәт даны"на, иң күп язылучылар арасында уза торган "Подписка өчен Ipad" конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбызның күп булуы да сөенечле күренеш. Димәк, интернет заманында кулына газета-журнал алучылар саны кими бара дигән сүзне бу аз булса да инкарь итә.

Конкурсның җиңүчесе Актаныш районының Байсар авылыннан Ринат Ямиев булып ( ул барлыгы 5449 сум 58 тиенлек газета-журналларга язылган), аңа төп приз -айпад тапшырылды. Цифрлы фотоаппаратларга исә Азнакай районыннан ике, Чиләбе өлкәсеннән бер кеше лаек булган.

Ә беренче илле язылучы арасыннан безнең районнан җиде кеше: Гөлсинә Фәйзрахманова (Ядегәр), Люция Нуриева (Лубян), Ленара Гыйбадуллина (Өркеш), Светлана Бикбова (Танькино), Лилия Галимуллина (Зур Сәрдек), Рүзия Хәнәфиева (Рудник), Рауза Әхмәтҗановалар (Битләнгер) канцтоварлар җыелмасы белән бүләкләнделәр. Кукмарада яшәүче Рәсимә Минһаҗевага да атап истәлеккә китап кайткан иде.

-Кечкенәдән китап укыйм, газета-журналлардан башка да яши алмыйм. Ничек инде көненә бер тапкыр аларны кулыңа алмый калып була, -диде Рәсимә апа бүләк алырга килгәч. Киләсе елларда да конкурста катнашырга уйлап торам.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте -медиакомпания 99 газета һәм 21 журнал чыгара, шулай ук аның составында 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар бар. Конкурс нәтиҗәләре www.tatmedia.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk