Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы укучылары республикакүләм фән олимпиадаларында 31 призлы урын алдылар

Ахыргы елларда республикада гына түгел, районыбыз күләмендә дә укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Олимпиада үткәрүнең төп максаты- укучыларның мөстәкыйльлеген, фикер йөртү осталыгын үстерү; төрле чыганаклардан табылган информацияләрне тупларга, эшкәртергә һәм анализларга өйрәтү; югары уку йортларына укырга керергә хәзерләү. Фән олимпиадаларына әзерләү- ул системалы эш, әлбәттә. Моңа...

Ахыргы елларда республикада гына түгел, районыбыз күләмендә дә укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Олимпиада үткәрүнең төп максаты- укучыларның мөстәкыйльлеген, фикер йөртү осталыгын үстерү; төрле чыганаклардан табылган информацияләрне тупларга, эшкәртергә һәм анализларга өйрәтү;
югары уку йортларына укырга керергә хәзерләү.

Фән олимпиадаларына әзерләү- ул системалы эш, әлбәттә. Моңа ике ай яисә бер ел эчендә генә ирешеп булмый. Фән олимпиадалары укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, креатив фикер йөртерлек, фәнгә талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирүен, логик фикерләү һәм коммуникатив сөйләм культурасы булдыруын мәктәп укытучысы яхшы белә.
Бүгенге көн укучысы олимпиадаларга әзерләнгән вакытта дәрестә алган белемнәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, өстәмә белем алырга тиеш. Ә мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен укучыларда яшьтән үк үстерергә кирәк. Монда инде төп рольне укытучы уйный. Уңай нәтиҗәләр - укытучыларның балалар белән шәхси шөгыльләнү нәтиҗәсе. Шул максаттан, районыбызның мәгариф идарәсе каршында Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге дә эшләп килә. Монда сәләтле, кызыксынучан, тырыш һәм максатка ирешергә омтылучы укучылар белән эзлекле һәм системалы эш алып барыла. Тирәнтен үзләштерү эш программалары, өстәмә әдәбият, ярдәмлекләр, югары уку йортлары белән тыгыз элемтә кору- болар барысы да катлаулы юлның башы гына.

Соңгы айлар безнең укучыларыбыз өчен "урак өсте" булды дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки район этабында җиңү яулаучылар Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында, республикакүләм һәм регионара олимпиадаларның соңгы этапларында уңышлы гына катнашып кайтты. Горурланырлык 31 призлы урыныбыз бар. Елның елында удмурт теленнән Түбән Үрәс урта мәктәбе укучылары Якимов Владимир (11 нче сыйныф) һәм Филипова Наталья (10 нчы сыйныф) (укытучылары-Гордеева Галина), мари теленнән Починок Кучук урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ишаева Елена (укытучысы- Родыгина Ирина) республикабыз күләмендә җиңү яулап, регионара фән олимпиадаларында да уңышлы катнашып киләләр. Шул чираттан, Нырья урта мәктәбенең удмурт теле укытучысы Васильева Надежданың укучылары да ничә еллар инде районыбыз данын яклый.

Татар һәм рус телләре буенча Зур Сәрдек, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназияләр, Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч урта мәктәбе, Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей актив эшләп килә. Бу елда, алар белән беррәттән, Урта Комар, Пычак, Байлангар, Зур Кукмара, Янил, Кукмараның 3 нче номерлы урта мәктәбе укучылары да республика күләмендә көч сынашып, җиңү яуладылар.

Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Гилаева Ләйлә рус әдәбиятыннан (укытучысы-Пикуш Нина), ә 11 нче сыйныф укучысы Рахимянова Алинә технология фәненнән (укытучысы- Галиева Наталья) призлы урыннар яулады. Алинә- әлеге фән буенча инде ничә еллар уңышка ирешә. Ул "Мәгариф" милли приоритет проекты кысаларында республикабыз президенты премиясенә һәм районыбыз башлыгы премиясенә ия булган укучыбыз. Кукмараның 4 нче номерлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Алмаз технология фәненнән (укытучысы- Хазеев Ильдар), 11 нче сыйныф укучысы Хазиев Эльмир физик тәрбия буенча (укытучысы- Бихтина Анна) призлы урыннар яулады. Починок Сутер урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Нотфуллин Инсаф та технология фәненнән сынатмыйча (укытучысы-Кузнецов Алексей), лаеклы урынга иреште.

Олимпиадага әзерлек күп көч таләп итә. Ләкин барысы да укучы балада фәнгә кызыксыну уятудан башлана. Шуңа ирешкәндә генә баланы призлы урын алырлык итеп әзерләп була. Уку эшчәнлегенә карата аңлы караш тәрбияләүдә әти-әниләр, укытучылар, җәмәгатьчелек бердәм эшләгәндә генә зуррак нәтиҗәләргә ирешеп була. Форсаттан файдаланып, фән олимпиадаларында катнашкан барлык укучыларның әти-әниләренә, мәктәп җитәкчеләренә һәм укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез! Ә укучыларыбызга алдагы сынауларда сынатмыйча, зур иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Тухватуллин Альмир, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы

фото: http://www.mosbizclub.ru/news.php?idltw=kategor&rgwf=?p=82090


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk