16 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Зәвык балачактан тәрбияләнә
Кеше гомере буе матурлыкка омтылып яши. Бу аның яшәешендә, кием-салымында, йорт-җирен кайгыртуында, көнкүрешендә, гомумән, үз-үзен тотышында чагыла. Гүзәллекне күрә белергә, зәвыкны балаларда кечкенәдән үк формалаштырырга кирәк. Элеккеге заманнарны чагылдырган кинофильмнарны карасаң, югары даирә кешеләренең рояльдә уйнаганнарын күрергә була. Төз, матур, горур итеп утырулары ук аларның кайсы катлам кешеләре икәнен күрсәтеп...
-
Кукмарада укучыларның көзге ярминкәсе була
20 сентябрьдә Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәгариф учреждениеләренең традицион күргәзмә-ярминкәсе үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! фото: http://livegomel.com/osennyaya-vystavka-yarmarka.html
-
Сайлыйбыз, димәк, ышанабыз
14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Районыбыз халкының 87,57 проценты да сайлауда катнашып, үзе ышаныч күрсәткән партиягә яки кандидатка тавыш бирде. Әлбәттә, күпләр "Бердәм Россия" сәяси партиясен сайлады. Бу юкка гына түгел, чөнки Татарстанда халык республика җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәтә. "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең башында Президент үзе торды...
-
Әсән-Елга авылында кичә янгын булган (+фото)
Кичә сәгать 15.38дә районыбызның Әсән-Елга авылының Яшьләр урамындагы йортларның берсендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә ике фатирлы йорт һәм сарайлар янып бетә, мал-туар ут эчендә калып һәлак була. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара, дип хәбәр итте Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Фәнил Сәгыйтов. Янгын өченче хуҗалыкның каралты-курасын...
-
Авылда да, шәһәрдә дә укучылар бер вакытта каникулга чыгачак
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында булачак каникулларның вакытын билгеләде, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Моңарчы күп вакытта каникул көннәре авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә төрле вакытка туры килә иде. Авыл балаларының шәһәрнекеләрдән икешәр атнага соңрак калып ял иткән вакытлары да булды. Каникулларның төрле вакытка билгеләнүе шәһәрдә дә уңайсызлыклар...
-
Ветераннар сәламәтлекләрен Казан госпиталендә ныгыта ала
Сугыш ветераннары өчен Казан шәһәрендәге госпиталь инде 14 елдан артык эшләп килә. Ул Казанда һәм 23 районында яшәүче сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга һәм аларга тәңгәлләштерелгән ташламалы категория гражданнарга амбулатор һәм стационар (ятып дәвалану) медицина ярдәме күрсәтә. Ятып дәвалану өчен госпитальдә - терапия, неврология, хирургия, кардиология, тернәкләндерү бүлекләрендә барлыгы 279 койка/урын...