Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветераннар сәламәтлекләрен Казан госпиталендә ныгыта ала

Сугыш ветераннары өчен Казан шәһәрендәге госпиталь инде 14 елдан артык эшләп килә. Ул Казанда һәм 23 районында яшәүче сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга һәм аларга тәңгәлләштерелгән ташламалы категория гражданнарга амбулатор һәм стационар (ятып дәвалану) медицина ярдәме күрсәтә. Ятып дәвалану өчен госпитальдә - терапия, неврология, хирургия, кардиология, тернәкләндерү бүлекләрендә барлыгы 279 койка/урын...

Сугыш ветераннары өчен Казан шәһәрендәге госпиталь инде 14 елдан артык эшләп килә. Ул Казанда һәм 23 районында яшәүче сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга һәм аларга тәңгәлләштерелгән ташламалы категория гражданнарга амбулатор һәм стационар (ятып дәвалану) медицина ярдәме күрсәтә. Ятып дәвалану өчен госпитальдә - терапия, неврология, хирургия, кардиология, тернәкләндерү бүлекләрендә барлыгы 279 койка/урын бар. Поликлиникада бер сменага 13 белгечлек -терапия, гериатрия, кардиология, неврология, офтальмология, хирургия, гинекология, урология һәм башка белгечлек буенча барлыгы 110 авыру кабул ителә.

Безнең госпитальдә медицина ярдәме алырга хокуклы ташламалы категория гражданнарга кораллы көчләр ветераннары да керә. Госпитальгә мөрәҗәгать иткәндә аларның үзләре белән паспорт, медицина иминияте полисы, Кораллы көчләр ветераны таныклыгы булуы шарт.

Сергей ПОГОДИН, республика хәрби комиссары

фото: http://kz24.net/board/mes25625.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk