Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәвык балачактан тәрбияләнә

Кеше гомере буе матурлыкка омтылып яши. Бу аның яшәешендә, кием-салымында, йорт-җирен кайгыртуында, көнкүрешендә, гомумән, үз-үзен тотышында чагыла. Гүзәллекне күрә белергә, зәвыкны балаларда кечкенәдән үк формалаштырырга кирәк. Элеккеге заманнарны чагылдырган кинофильмнарны карасаң, югары даирә кешеләренең рояльдә уйнаганнарын күрергә була. Төз, матур, горур итеп утырулары ук аларның кайсы катлам кешеләре икәнен күрсәтеп...

Кеше гомере буе матурлыкка омтылып яши. Бу аның яшәешендә, кием-салымында, йорт-җирен кайгыртуында, көнкүрешендә, гомумән, үз-үзен тотышында чагыла. Гүзәллекне күрә белергә, зәвыкны балаларда кечкенәдән үк формалаштырырга кирәк.

Элеккеге заманнарны чагылдырган кинофильмнарны карасаң, югары даирә кешеләренең рояльдә уйнаганнарын күрергә була. Төз, матур, горур итеп утырулары ук аларның кайсы катлам кешеләре икәнен күрсәтеп тора. Зыялы, бай гаиләләрнең генә бу уен коралын сатып алу мөмкинлеге булган. Бүгенге көндә дә аның дәрәҗәсе шулай ук югары дип әйтер идем. Рояль янына утырып аһәңле көйләр уйнаган кешеләргә көнләшми карау мөмкин түгел! Әнә, Байлангар авылыннан Дилә Әминова да мәктәпкә алты яшеннәy йөри икән инде.

-Миңа сәнгать мәктәбендә уку бик ошый. Монда әйбәт, яхшы күңелле укытучылар эшли. Фортепиано укытучыбыз Эльвира Фәсхетдинованы да хөрмәт итәм. Алар һәркемгә аерым игътибар бирәләр. Дәресләр дә кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырыла. Конкурсларда катнашабыз, төрле шәһәрләргә барып чыгыш ясыйбыз, - ди Дилә. -Авылдан йөреп укуның бер авырлыгын да күрмим. Кечкенә чакта әти машинада йөрткән иде, хәзер автобуска чыгабыз.

Әлбәттә, баланың мәнфәгатьләрен әти-әнисе кайгырта, әгәр алар матурлыкны күрә белмәсәләр, сәнгатьне яратмасалар, ул-кызларының да рухи үсешенә исләре китмәячәк. Кайбер кеше вакытын юкка әрәм итү дип тә уйларга мөмкин. Әмма Диләнең әти-әнисенә бу кагылмый. Чөнки алар балаларының уңышларына куанып, шул ук вакытта авыр минутларында ярдәм итәргә өзелеп торалар.

-Мин башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Кызым миңа укырга килгәнче башка педагог белән эшләргә өйрәнсен, дидем. Шуңа күрә Диләнең сәнгать мәктәбенә йөри башлавы очраклы булды дисәк тә, ялган булмас. Ә ул музыканы яратып өлгерде һәм укуын дәвам итте. Яшьлектә минем дә фортепианода уйныйсым килә иде, әмма насыйп булмады, баян дәресләренә йөрдем, группадаш кызларның рояльдә матур итеп уйнауларына кызыга идем. Хәзерге көндә хыялымны кызым тормышка ашырды. "Әйдә, әни, сине дә өйрәтәбез", - диләр, әмма барып чыкмас инде. Диләнең киләчәктә теләге исә табибә булу. Ул кешеләргә ярдәм итәргә тели. Ә сәнгать мәктәбе аңа үз-үзен табарга, гүзәллекне күрергә өйрәтте, дөньяга карашын формалаштырырга булышты. Мәктәптә сәнгатькә гашыйк, белемле, югары квалификацияле педагоглар хезмәт куя. Алар чын мәгънәсендә үз эшләренең остасы, бар күңелләрен биреп эшлиләр, һәр баланы шәхес итеп күрә беләләр, - ди Диләнең әнисе Рима ханым.

Сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге белән Динора Мамкина җитәкчелек итә. Аның кул астында унбер педагог балаларга музыка белеме бирә.

-Балаларны музыка серләренә төшендерү, сәләтләрен үстерү - безнең төп бурычыбыз. Укучыларыбызның нинди дә булса уңышка ирешүләре - безнең өчен әйтеп бетермәслек горурлык, - ди Динора ханым. -Фортепианода уйнау сәламәтлек өчен дә файдалы, бармаклар хәрәкәтләнгәндә күзәнәкләргә массаж ясала, хәтер яхшыра. Фортепиано белән шөгыльләнгән балалар башка фәннәрдән дә яхшы укыйлар, - диде ул.

Киләчәк буынның нинди булып үсүе үзебездән тора. Бары тик яхшы, матур башлангычларда сәбәпче, ярдәмче булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk