Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлыйбыз, димәк, ышанабыз

14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Районыбыз халкының 87,57 проценты да сайлауда катнашып, үзе ышаныч күрсәткән партиягә яки кандидатка тавыш бирде. Әлбәттә, күпләр "Бердәм Россия" сәяси партиясен сайлады. Бу юкка гына түгел, чөнки Татарстанда халык республика җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәтә. "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең башында Президент үзе торды...

14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Районыбыз халкының 87,57 проценты да сайлауда катнашып, үзе ышаныч күрсәткән партиягә яки кандидатка тавыш бирде. Әлбәттә, күпләр "Бердәм Россия" сәяси партиясен сайлады. Бу юкка гына түгел, чөнки Татарстанда халык республика җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәтә. "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең башында Президент үзе торды һәм сайлаучылар сайлауда актив катнашып, аңа карата хөрмәт һәм ышаныч булуын тагын бер кат расладылар. Украинада булган канлы вакыйгалар да тормышыбыздагы вәзгыятьне, рухи кыйммәтләрне яңача бәяләргә этәрә: республика халкы тынычлык, тотрыклылык яклы, ул милләтара һәм конфессияара бердәмлекне, үзара аңлашуны сакларга, үстерергә тели. Татарстанның илдәге башка төбәкләр арасында лидерлар сафында булуы, федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә зур авторитет яулавы, социаль-икътисади үсеше дә халыкта хаклы рәвештә горурлык, патриотлык хисе тудыра, республиканың язмышы өчен җаваплылык һәм гражданлык позициясен үстерүгә көчле этәргеч бирә.

"Бердәм Россия" - халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче партия. Республикабызда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, ФАПлар, мәдәният йортлары һәм башка объектлар, юллар төзүгә, күпфатирлы йортларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән 30 социаль программаның тормышка ашырылуы да - шуның бер мисалы. Сайлау кампаниясе алдыннан партиянең төбәк бүлеге тарафыннан барлык шәһәр, районнарда 150дән артык халык Җыеннары үткәрелде. Халык җыенга үз районнарын, шәһәрләрен, авылларын, урамнарын үстерү буенча төгәл тәкъдимнәр белән килде. Бу тәкъдимнәрнең күбесе партия эшчәнлегенең яңа программасы нигезен тәшкил итәчәк, ә кайберләрен инде республика һәм җирле власть органнары тарафыннан хәл итүгә керешелде. Болар барысы да - халыкның бердәм эшчәнлеккә әзер булуын күрсәтә. Алар власть белән халык арасындагы диалогка ышана, иң мөһиме - үз фикерләренең Татарстанны үстерүгә йогынты ясаучы җитди фактор булуын аңлый.

Кайбер райондашларыбыздан алынган сораштыру нәтиҗәләре дә шуны раслый:

Марзыя ШӘФИГУЛЛИНА, Ләбибә БӘДРЕТДИНОВА:

-Без сайлауга, гадәттә, иртәнге якта барабыз. Бу юлы да шулай иттек. Аллага шөкер, мул тормышта яшибез, кибетләрдә җаның ни тели, шул бар, үзвакытында пенсияләрне алабыз, эшлим дигән кешегә - эше дә табылып тора, дип сөенеп кайтуыбыз әле. Бик теләп үз тавышыбызны "Бердәм Россия" партисе өчен бирдек. Әлеге партия ярдәме белән районда бик күп эшләр башкарылуын радиодан ишетеп, газетадан укып беләбез. Мәктәпләр, балалар бакчалары салына, яшьләр өчен спорт мәйданчыклары да ачылды. Безнең беребез - тимер юлда, икенчебез киез итек-киез комбинатында эшләп лаеклы ялга чыктык. Тормыш авырлыкларын да күп күрдек. Инде сугышлар чыкмасын, ил-көнебез тыныч булсын иде!

Наил ГАРИПОВ:

Тормыштан бик канәгать, Аллага шөкер. Миңа хәзер 75 яшь. Ачлык михнәтләрен күреп үскән буын бит без, сугыш чоры баласы. Безнең чордашларга, сугыш чоры балалары буларак, пенсияләребезгә өстәлмә кертелер, дип өметләнәбез. Бүгенге көндә республика җитәкчеләре алып бара торган вәзгыятьтән канәгать мин, шуңа күрә "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирдем.

Камил Шәрипов:

Сайлау алдыннан сүз сөйләүче күбәя инде ул, шуңа кандидатның сөйләү осталыгына түгел, башкарган эшенә игътибар итәргә кирәк. Мин үзем, мәсәлән, Вагыйз Минһаҗевның район өчен башкарган хезмәтен югары бәялим. Үзем дә фермалар төзелешендә катнашкан кеше буларак, реконструкция өчен күпме чыгымнар һәм көч кергәнен яхшы беләм. Ә инде яңартылган фермаларда продукция җитештерү тулы куәтенә җайга салына алмаган икән, монысы шул җирлектәге җитәкчеләрнең эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавы белән бәйле. Аннан соң, халыкта: "Кичү кичкәндә атларны алыштырмыйлар", - дигән гыйбарә бар. Бүген республикада тотрыклылык урнашкан икән, без киләчәктә дә "Бердәм Россия" партиясенә тулы ышаныч күрсәтә алабыз.

Рәзифә МӨХӘММӘТШИНА:

-Сайлаулар минем өчен бәйрәмгә тиң. Бүген дә биредә бик күңелле, матур көй-моңнар агыла. Ягымлы, мөлаем кызлар тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Тәм-томнар сатып алырга теләгән кешегә ярминкә оештырылган. Бик теләп, шатланып үз фикеремне белдерергә дип килдем, оныгымны да үзем белән алдым. Әлегә кечкенәрәк булса да бик кызыксынучан бала. Үзем теләгән кандидат, партия өчен тавыш бирдем. Өч ел сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән идем, хәзер инде лаеклы ялда. Аллага шөкер, бүгенге тормышыбыздан зарланмыйм, бик әйбәт яшибез. Эшләгән дәвердә дәүләт фатир да бирде, хәзер пенсия алабыз. Илебез тыныч, күгебез аяз. Бары тик ике ел элек иремне югалттым, аның белән тормышым тагын да түгәрәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk